Арта, арта… бензин

55 сум! Бу атнада илнең кайбер төбәкләрендә АИ-92 маркалы бензинның бер литры бәясе әнә шул чиккә җиткән. Татарстанда исә 92ле ягулыкның бер литры 50 сум чамасы тора. Россиядә бензин бәяләре яздан бирле тотрыклы рәвештә үсә, ди белгечләр. Сәбәпләре дә билгеле. Ә менә аның үсүдән кайчан туктаячагын фаразларга ашыкмыйлар.

Сентябрь автомобиль йөртүчеләрнең кәефен тәмам кырды. Көзгә кергәннән бирле ягулык салу станцияләрендәге бәяләр көннән-көн югары сикерә. Росстат мәгълүматларына караганда, сентябрьнең беренче атнасында илдә АИ-92 маркалы бензинның бер литры уртача – 50 сум 67 тиен, 95ле бензин – 55 сум 38 тиен, ә дизель ягулыгы бәясе 61 сум 58 тиен тәшкил иткән. Соңгысы, мәсәлән, август азагыннан бирле 1 сумга диярлек кыйммәтләнгән. Машина йөртүчеләр аптырашта. Әйтүләренә караганда, илнең кайбер төбәкләрендә АИ-92 маркалы бензинның бер литры – 55 сум, ә дизель ягулыгы 75 сум тора инде. «Машинада йөрү алтын бәясенә төшә», – ди алар социаль челтәрләрдә.

Татарстанстат хәбәр итүенчә, республикада да узган атнада барыннан да бигрәк дизель ягулыгы кыйммәтләнгән. Бүген аның бер литры уртача 57 сум 75 тиен тора. Бензин хакы да тотрыксыз. Башкаладагы кайбер ягулык салу станцияләрендә АИ-92 маркалы бензинның бер литры 51 сум 60 тиенгә җиткән.

– Көз көне автомобиль ягулыгына бәяләр ел да арта, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Дизель ягулыгына килгәндә, авыл хуҗалыгы эшләре чоры булганлыктан, аңа ихтыяҗ бермә-бер күтәрелә. Бер яктан, әнә шул бәяләр артуга китерсә, икенче яктан, нефть эшкәртү заводлары алдан аяк киенеп, әлеге чорда бензин җитештерүне киметеп, дизель ягулыгын күбрәк чыгара башлый. Ахыр чиктә, бу бензин бәясе кыйммәтләнүгә дә китерә. Бүгенге шартларда нефть һәм газ сәнәгатенә бәйле башка сәбәпләр дә җитәрлек, билгеле.

Бензин бәясе турында бу көннәрдә Владивостокта узучы Көнчыгыш икътисадый форумында да сөйләштеләр. Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, ил Хөкүмәте дөнья базарында нефть бәясе артуга бәйле ашыгыч чаралар күрмәгән. Нәтиҗәсе исә күз алдында. «Бүген әлеге мәсьәләдә җитештерүчеләр белән уртак тел таптык», – диде ул форумның пленар утырышында. Илнең энергетика министры Николай Шульгинов сүзләренә караганда, ягулыкны күпләп сату бәяләре валюта курсына һәм кайбер нефть эшкәртү заводларының эшен вакытлыча туктатырга мәҗбүр булуына да бәйле. Машина йөртүчеләр арасындагы ризасызлыкны чамалапмы, «Дәүләт тарафыннан бәяләрне йөгәнләргә тырышу беркайчан да яхшы нәтиҗәгә китерми», – дип тә өстәде Николай Шульгинов.

Ул арада илнең Монополиягә каршы федераль хезмәте ягулык салу станцияләрендәге бәяләрне тикшерә башлаган. Ә Дәүләт Думасы депутатлары бензин һәм дизель ягулыгы бәяләренең иң югары чиген билгеләргә тәкъдим итте. Монысын вакыт күрсәтер. Машина йөртүчеләргә исә түлисе генә кала.

 

Татарстанда ягулык бәяләре (сумнарда)

Ягулык 2022 елның декабренә 2023 елның 4 сентябренә
АИ-92 45,96 49,14
АИ-95 49,46 53,38
АИ-98 һәм аннан да югарырак 60,77 64,68
Дизель ягулыгы 54,34 57,74

 


Фикер өстәү