Рөстәм Миңнеханов: «Безнең көчебез – күпмилләтле халкыбызның бердәмлегендә! Без булдырабыз!»

Бергә булганда, бернинди авырлыклар да куркыныч түгел. Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әнә шулай диде. Ул республиканың көче бердәмлектә булуын искәртте.

– Алдыбызда төрле өлкәләрдә күп бурычлар тора. Без аларны бергәләп, һичшиксез, үтәрбез дип ышанам. Безнең көчебез – тырыш булуда, талантлы кешеләребездә, өлкәннәрне хөрмәт итүдә, туган илгә булган мәхәббәттә, гаилә кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрне саклауда, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без меңьеллык тарихы һәм бай мәдәни мирасы булган илдә яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз. Безнең көч – күпмилләтле халкыбызның бердәмлегендә! Бергә булганда, бернинди дә авырлыклар куркыныч түгел. Җиңү безнең өчен булачак! Без бергә! Без булдырабыз!


Фикер өстәү