Bloomberg: бодай буенча рекордлы уңыш Россиянең дөнья базарында лидерлыгын ныгытты

Россия икенче ел рәттән бодай экспорты буенча дөнья лидеры булды. Бу хакта Bloomberg яза.

Агентлык күрсәткәнчә, сатуларның югары күрсәткечләре рекордлы уңыш белән бәйле. Моннан тыш, Россия трейдерлары Украинада махсус операция башланганнан соң барлыкка килгән финанс һәм логистик кыенлыкларны җиңәргә өйрәнгән.

«Россия бодаеның конкурентлары алай ук күп түгел. Базарда бәяне Мәскәү билгели «, — дип саный Strategie Grains эксперты Элен Дюфло.


Фикер өстәү