Финанс министрлыгы: азык-төлеккә бәяләр көтелмәгән тизлектә арта

Экспертлар бәяләрнең 7,7 процентка артуын әйткән.

Россия Финанс министрлыгы кулланучылар базарында киеренкелек тууы турында белдерде. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, иң кискен вәзгыять азык-төлек белән бәйле дип «Известия» газетасы.

Хәзер бәяләр үсеше инфляцияне дә узып киткән. Росстат мәгълүматларына караганда, товарлар һәм хезмәтләр бәясе узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 6,68% ка арткан. Азык-төлек товарлары 7,7% ка кыйммәтләнгән. Кайбер төр продуктларның бәяләре рекордлы дәрәҗәдә үскән. Мәсәлән, шикәрнең бәясе — 38,1% ка, көнбагыш мае — 27,3%ка, йомырка 15,4% ка арткан.

Әлегә тынычланырга иртәрәк, чөнки кышка яшелчә, җиләк-җимеш һәм электроника тагын да кыйммәтләнәчәк, дип фаразлана. Милли рейтинг агентлыгының рейтинг хезмәте идарәче директоры Сергей Гришунин билгеләп үткәнчә, мондый хәл җитештерү мөмкинлекләре белән чагыштырганда ихтыяҗның арту темплары белән бәйле.

«Монда ситуация логистик проблемалар белән катлаулана, чөнки элек җитештерү мөмкинлекләренә кытлык чит илнеке белән капланган булса, хәзер товар белән тәэмин итүдәге өзеклекләр яки чит илдән кертелгән товарлар, логистика кыйммәтләнүгә бәйле рәвештә, югары бәяләрдән кайта», — дигән ул.


Фикер өстәү