Дәүләт көнбагыш мае бәясен “бәйдә” тотудан туктый

Көздән көнбагыш һәм көнбагыш мае бәясен “тынычландыру” механизмы эшли башлаячак
Россиядә 1 октябрьдән соң көнбагыш маена күпләп һәм ваклап сату бәяләрен арттырмау турында килешү озайтылмаяак. Бу хакта “Интерфакс” икътисади үсеш министры Максим Решетников сүзләренә таянып яза.
“Даими эшләп килүче механизмнар да бар. Шуңа күрә килешүләр үзләренең гамәлдә булуын туктатачак”, – дигән ул һәм көздән көнбагыш, көнбагыш бәясен “тынычландыру” механизмы эшли башлаячагын әйткән.
“Росстат” мәгълүматларына караганда, быел июнь аенда көнбагыш мае узган елның шушы ук чорындагыга караганда – 27,46%ка, шикәр комы – 43,79%ка кыйммәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез: 2020 ел азагында Россия Сәнәгать һәм сәүдә, Авыл хуҗалыгы министрлыклары сәүдә челтәрләре белән көнбагыш мае һәм шикәр комы бәясен тотрыклыландыру турында килешүләргә кул куйды. Килешүләр буенча ваклап сатуда бер кило шикәр комы бәясе – 46 сумнан, бер литр сыек май бәясе – 110 сумнан артмаска тиеш иде. Документлар башта 2021 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булды. Шуннан соң шикәр комы буенча килешү – 1 июньгә, сыек май буенча – 1 октябрьгә кадәр озайтылды.


Фикер өстәү