Гөлнур Сәлимгәрәева: «Ике көндә 160 банка гөмбә әзерләдем»

Алабуга районының Татар Дөм-дөме авылында яшәүче Гөлнур Сәлимгәрәева гөмбә сезонын быел июль урталарында ук ачкан инде.

– Күпме җыйганны берничек тә әйтә алмый. Биик күп! Шушы ике көндә генә дә 160 банка гөмбә әзерләдем. Аңа кадәр маринадладым да, тозладым да, киптердем дә, иттарткычтан чыгарып, туңдыргычка да тутырып куйдым. Күпчелеге сатылып бара. Күләмен шуннан чамалагыз инде. Көн саен диярлек урманда мин. Быел гәрәҗдә, каен гөмбәсе, усак гөмбәсе күп. Әлегә ак гөмбә аз. Яңгырлар да юк бит. Бик коры. Урман эчләрендәге җир ярылып, мүкләр кибеп беткән. Узган ел 20 октябрьгә кадәр гөмбә җыйган идем. Быел яңгырлар булмаса, сезонны иртәрәк ябарга туры килер ахрысы. Быелның тагын бер үзенчәлеге: урманда аюлар күбәйде. Башка елларга караганда, эзләре күпкә күбрәк, – диде ул.


Гөлнур Сәлимгәрәевадан ак гөмбәдән аш рецепты

Чи яки катырылган ак гөмбә тавык шулпасы өчен бик тәмле. Иң элек йорт тавыгыннан шулпа кайнатасың. Итен алгач, шулпага туралган ак гөмбә саласың, ул күпереп менгәч, кул токмачы саласың. Токмач күтәрелеп чыгуга ук тавык итен ваклап, шулпага салып җибәрәсең дә, 5 минут тирәсе кайнатасың. Ресторан ризыкларыннан бер дә ким булмаган аш әзер!

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү