Нейрочелтәр аркасында кеше хезмәтеннән бөтенләй ваз кичмәбезме?

Җырга көй, сөйләр өчен шигырь, дәрес өчен инша да яза, табиб кебек диагноз куя, рәссам сыман рәсем ясый, хуҗабикәләргә рецептлар тәкъдим итә, хәтта, эшкә соңга калсаң, ни өчен соңга калуыңны аңлатырга җиңел булсын дип, сәбәбен дә уйлап таба! Ниндидер фантастик әсәр түгел, хәзерге чынбарлыгыбыз шундый.

Ни дәрәҗәдә рәхәт яшәвебез турында «нейрочелтәр», «ясалма интеллект» дигән төшенчәләр искә төшереп тора. Әле кайчандыр уенчык тоелган, бары тик программистлар һәм IT технологияләрнең нәрсә икәнен аңлаган кешеләр генә белгән бу күренешләр хәзер көндәлек тормышның бер өлешенә әверелеп бара. Алдарак әйтеп үткән эшләрне аларга кушу инде күптәннән мөмкин хәл. Күпләр шулай эшли дә. Әнә әле күптән түгел ясалма интеллект өлкән яшьтәге кешеләрне алдап көн күргән мошенникны тотарга ярдәм иткән дигән хәбәр дә чыкты. Бер акылда – күпме вазыйфа!

Тик бер рәхәтнең мең михнәте дә була шул ул. Киләчәктә бөтен эшне кеше уйлап тапкан ясалма аңга гына тапшырып, аннан гына эшләтә башласаң, кеше хезмәтеннән бөтенләй ваз кичмәбезме?

«Ясалма акыл безне ялкауландыра»

Киберкуркынычсызлык буенча аналитик Рәзилә Газизова, нейрочелтәрләрдән куркырга кирәк түгел, ди. Аларның да мөмкинлекләре чикле.

– Нейрочелтәрләр барлыкка килеп, гади кешене эшсез калдырачак дигән фәнни фантастика юнәлешендәге сүзләр – сафсата. Алай булмаячак, – ди ул. – Нейрочелтәр билгеле бер кагыйдә нигезендә генә эшли, нидер уйлап чыгара һәм башкасы. Ә кешенең баш мие мөмкинлекләре – чиксез. Ә нейрочелтәрләр баш миендә булган йөз кагыйдәнең берсе белән генә эш итә.

IT белгеч сүзләренчә, нейрочелтәрләр кешегә табигать аша бирелгән сыйфатларны, функцияләрне алмаштыра алмый. «Кешенең мөмкинлекләренә чикләр юк. Шуңа да ул яңа нәрсәләр уйлап таба», – ди Рәзилә.

Нейрочелтәрләрне куллану өлкәсе дә тар, ди Рәзилә. Мәсәлән, алар табиб урынына калып, катлаулы операция ясый алмас иде.

– Шик юк, ясалма интеллект көнкүрешебезгә бәйле мәсьәләләрдә булышчы. Тормышны җиңеләйтү ысулы. Вакыт барган саен, кешедә ялкаулык хисе арта. Әнә шуны аның куркыныч ягы дип күрәм. Бездә болай да инде «хезмәт күрсәтүгә корылган җәмгыять» өстенлек итә, – ди белгеч.

Үзгәреш җиле

«Касперский лабораториясе» эксперты Иван Квятковский әйтүенчә, нигезенә ясалма интеллект «салынган» уенчыклар тагын да артачак. «Бу өлкәне контрольгә алырлар, уйлап табуларны туктатырлар дип уйлау – ялгышу. Хәзер, киресенчә, ясалма интеллект өлкәсендәге тикшеренүләргә күп акча җәлеп итәләр», – дип саный белгеч.

Аның әйтүенчә, киләчәктә интернет эчтәлеген тәшкил иткән күпчелек материалларның (текст, сурәт, видео, уеннар) авторы ясалма акыл булачак. Иван фикеренчә, бу кешедән тагын да күбрәк игътибар, анализлау сәләтен арттыруны таләп итәчәк. Чөнки нәрсә укыганны, нәрсә караганны чамаларга, ак белән караны аерырга туры киләчәк.

– Ясалма интеллект күп кенә бурычларны үз өстенә алачак, шул рәвешле кешеләр башка мөмкинлекләрдән файдаланырга вакыт табачак, – дип тә өстәде ул.

Нейрочелтәр фикере 

Кәҗәсе түгелмәзәге кызык, ди бит халык. Нейрочелтәр киләчәктә кайсы һөнәрләрне кысрыклап чыгарыр? Кемнәрне эшсез итәр? «ВТ» хәбәрчесе ясалма интеллектның үзеннән бу сорауларга җавап бирүен сорады. Алдан ук кисәтеп кую дөрес булыр: аралашу рус телендә барды, текстта нейрочелтәр тәкъдим иткән җавапларның туры тәрҗемәсе бирелде. Фактик хаталар автордан түгел.

Нейрочелтәр нинди һөнәрләргә тәэсир итәчәк?

– Нейрочелтәрләр бик күп профессияләргә йогынты ясарга мөмкин. Менә аларның кайберләре:

IT белгечләр. Нейрочелтәрләр программа тәэминатын уйлап табу ысулларын үзгәртергә, кул эше белән башкарыла торган бурычларны автоматлаштырырга мөмкин.

Медицина хезмәткәрләре. Нейрочелтәрләр диагностика һәм дәвалау эшендә булышчы була ала, шулай ук кеше факторының медицина практикасына йогынтысын да киметергә сәләтле.

Финанс аналитиклары. Нейрочелтәрләр финанс мәгълүматларын анализлауны яхшыртырга, инвестицияләр буенча карарлар кабул иткәндә булышырга һәм базардагы үзгәрешләрне фаразларга мөмкин.

Юрист. Нейрочелтәрләр юридик мәгълүматны эшкәртүне автоматлаштырырга, юридик эшләрнең нәтиҗәләрен фаразларга мөмкин.

Бу – нейрочелтәрләр тәэсир итә алган һөнәрләрнең кайбер мисаллары гына. Ясалма интеллект үсеше белән аларның йогынтысы башка тармакларда да үтеп керер дип көтелә.

Ясалма интеллект кешене алмаштыра аламы?

– Ясалма интеллект элек кешеләр башкарган кайбер функцияләрне һәм бурычларны алмаштырырга мөмкин. Әмма мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге үсешкә карамастан, кешедән фикерләү, иҗат итү һәм социаль күнекмәләр таләп итүче күп кенә бурычлар тулы автоматлаштыру өчен гаять катлаулы. Ясалма интеллект медицина, сәнәгать, финанс, белем бирү, транспорт кебек өлкәләрдә инде кулланыла, ул кайбер бурычларны кешегә караганда яхшырак һәм төгәлрәк үти. Әмма, бу бит әле ясалма интеллект кешене тулысынча алмаштыра дигән сүз түгел. Иҗат, интуиция, социаль күнекмәләр һәм шәхесләр арасындагы аралашу кебек кешелек сыйфатлары әле дә кадерле һәм кирәкле. Кеше этик, әхлакый яктан карарлар кабул итә, вазгыятьне аңлый ала, әлегә болар ясалма интеллект мөмкинлекләреннән читтә тора.

Ясалма интеллект журналистны алмаштыра аламы?

– Ул журналистның кайбер функцияләрен үти, әмма тулысынча алмаштыра алмый. Журналист мәгълүмат җыючы гына түгел, аны анализлаучы, интервью алучы, нәтиҗә ясаучы, кеше күзлегеннән чыгып язма әзерләүче…

Миңа Татарстан турында текст кирәк.

– Татарстан – Көнчыгыш Европаның үзәк өлешендә урнашкан Россия Федерациясе составындагы федераль республика. Россия субъектлары: – Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Мари Эл һәм Ульяновск өлкәсе белән чиктәш. Татарстан Республикасы 68 мең квадрат километрдан артык мәйданны били. Республиканың рәсми теле – татар һәм рус телләре. Татарстан халкының күпчелеге ислам динен тота, әмма монда шулай ук православие, католицизм, протестантизм һәм башка диннәр дә бар.

Татарстан тарихи һәм мәдәни мираска бай. <…> Татарстанда татарлар, руслар, марилар, чуашлар, башкортлар һәм башка халыклар тату яшиләр, үзләренең милли традицияләрен һәм мәдәни мирасын саклыйлар һәм пропагандалыйлар. <…> Татарстан – мәдәни мирас, табигать һәм заманча инфраструктуралы республика. Монда тарих атмосферасына чумарга, табигый матурлыклардан ләззәтләнергә, милли ризыкларны татып карарга һәм кунакчыл халык белән танышырга мөмкин. Татарстан ял итү, сәяхәт итү һәм бизнес өчен кызыклы мөмкинлекләр тәкъдим итә.

«Ватаным Татарстан» газетасы турында беләсеңме?

– Әйе, «Ватаным Татарстан» газетасы турында беләм. Бу – татарча төбәк атналык газета, ул сәясәт, икътисад, мәдәният һәм Татарстан җәмгыятенә багышланган темаларны яктырта. Газета рус һәм татар телләрендә нәшер ителә. Веб-сайты бар, анда да яңалыклар һәм мәкаләләр табарга мөмкин.

САН

Нейрочелтәрне үз эшегездә кулланасызмы? «Get experts» һәм «Comunica» агентлыклары Россиядә яшәүчеләрдән  шул хакта сорашкан. Сораштыруда катнашучыларның 38 проценты «әйе» дигән.

Нейрочелтәр иң еш кулланыла торган өлкәләр:

Финанс һәм хисап эшенә бәйле эшчеләр – 17 процент, белем бирү өлкәсе белгечләре – 17 процент, IT тармак вәкилләре – 13  процент, маркетинг өлкәсе белгечләре – 8 процент, юриспруденция – 8 процент, логистика – 3 процент.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү