Чүп таулары – урманда. «Татарстанның чиста урманнары» акциясе башланды

Узган шимбәдә  «Татарстанның чиста урманнары» акциясе башланды. Республикакүләм чистарту өмәсенә теләге булган барлык кешеләр кушылды. «ВТ» журналисты да Лаеш районының Матюшино урманчылыгында узган өмәдә катнашты.

Урманнарга керсәң, җырлап кермә, аяк астына карап, чүп-чарга шаккатып кер икән! Шимбә көнне урман суласын, яшәсен дип килүчеләр күп иде.

– Әлеге чара 2010 елдан бирле уздырыла. Елдан-ел катнашучылар саны арта. Өмәгә чыгучылар арасында яшьләр күп. Димәк, киләсе буын  табигатьнең чисталыгына битараф түгел, – диде урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров.

Табигатьне ярату күңелеңдә булырга тиеш, ди Казан авиация техникумы студенты Зилә Гыйльманова.

– 5 яшемнән әнием белән чистарту өмәләренә барам. Агач утыртуны да калдырмыйм. Казанның күп кенә урыннарында үз агачларым үсә. Кайвакыт аларны карап та кайткалыйм. Мине берәү дә мәҗбүр итми, үземнең катнашасым килә. Күпләр, кем ташлаган шул җыйсын, ди. Җыяр булса, ташламыйлар инде аны. Шуңа күрә мин, булдыра алганча, урманга ярдәм итәм.

Казан шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев әйтүенчә,  урманны чүпләүчеләрне кулларыннан тоту мөмкин түгел диярлек.

– Урманнарга күбрәк төзелеш материаллары калдыкларын ташлыйлар. Без агач утыртабыз, тәрбиялибез, яңартабыз, чистартабыз. Ә кемдер китерә дә чүп ташлый, – ди ул.

Әле менә күптән түгел бер ай буена машинасы белән  Столбище урманчылыгына калдык ташыган ир-атны тотканнар. Татарстан Урман хуҗалыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге җитәкчесе Айрат Әхмәров сүзләренчә, тәртип бозучының эзенә төшү җиңел булмаган. Иң элек чүп ташланган урынга видеокамера куелган. Фотога төшереп алу җайланмасы да урнаштырылган. Урманчылар бу кешене тотар өчен кизү дә торган хәтта.

–  Инде тоттык дигәндә генә, бу ир-ат машинасын ташлап качты. Куркудан шулай эшләгәндер инде. Хәзерге вакытта ул кешегә 100 мең сум штраф салынды, табигатькә килгән зыянның күләмен билгелибез. Аннары ул шул сумманы да түләргә тиеш була.

САН

Көзге өмә 11 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Узган шимбәдә республикада яшәүче 15 мең кеше урманнарны чистартырга чыкты. Акция кысасында 1,5 кубометр каты көнкүреш калдыгы җыелды. Урман эченнән 0,5 кубометр чүп чыгарылды. 2,5 кубометр  кипкән агач ботаклары өемнәргә өелде. Язгы чорда Татарстан урманнарыннан 700 кубометр каты көнкүреш калдыгы чыгарылып, 3 мең кубометр корыган ботаклар җыелган иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү