Башта – эш, аннан – бүләк. Ял көннәрендә республикада 96 мең кеше өмәгә чыккан

Шимбә көнне Татарстан халкы республикакүләм өмәгә чыкты. Казанда ул Урицкий, Горький, Тинчурин, Җиңү, «Крылья Советов», «Континент», «Сосновая роща», «Калейдоскоп», «Комсомолец» паркларында, «Ак чәчәкләр» бульварында, Комсомол күле пляжында, «Казан» гаилә үзәге янында, Горки-Әмәт урманында узды.

«Крылья Советов» паркында өмә уен рәвешендә үткәрелде. Биредә 235 команда катнашты. Һәр командада – дүртәр кеше. Алар чүпләрне җыеп кына калмадылар, төрләргә аерып, шуның өчен баллар да алдылар. Кыска гына вакыт эчендә «Чиста уеннар»да 247 капчык чүп җыелды. Ул капчыкларны икенчел эшкәртүгә җибәрделәр.

– Республика халкына чисталыкка битараф булмаган өчен рәхмәт әйтәсем килә. Чистарту өмәләренә йөрүчеләр елдан-ел арта. Барыбызны да экология берләштерә, – ди Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Өмәгә чыгар өчен көне дә матур иде. Ничек өйдә ятарга кирәк! Казанда яшәүче Лилия Насыйрова әнә шулай ди. Ул иртәдән эштә икән.

– Гаиләбез белән башта йортыбыз янында җыештырдык. Аннары паркка килдек. Оештыручылар халыкны җәлеп итә белә. Уеннар булгач, үзең дә сизмәстән чүпкә үреләсең, – ди ул.

Лилия укытучы булып эшли икән. Укучыларын да табигатьне сакларга, якларга өйрәтә. Тик менә борчуы бар: берәүләр җыештыра, икенчеләр иртәгәсен үк шушы чиста урынга чүп ташлый. «Кеше хезмәтен хөрмәт итсеннәр иде», – ди ул.

Казанның Карбышев урамында яшәүче Сәлимә Шакировага – 72 яшь. Ул бер ел да өмәләрне калдырмый. Үз йортлары янындагы чисталыкны кайгырта.

– Беренче катта торгач, йорт каршындагы җиргә чәчәкләр утырта башладым. Хәзер инде күршеләр килеп рәхмәт әйтә. Шөкер, йорттагы балалар да чәчәкне өзми, урлап алып китүчеләр дә юк, – ди ул. – Без – авылда туып-үскән кешеләр. Гомерем буе эшсез тора алмадым. Бабам исән чагында бакчада эшләдек. Хәзер инде ялгыз йөрү кыенлашкач, аны саттык.

Районнарда да бу ялларда халык мәш килеп эшләде. Мамадыш районының Түбән Яке авылында яшәүче Мусиннар ел саен капка төпләрен, елга буйларын чистарта.

– Инешебездә ни генә акмый. Ташу белән китәр әле дип, нәрсә генә ташламыйлар. Әнә шулай сулыклар пычрана да инде. Без көчебездән килгәнне эшлибез. Урамдагы чүпне җыябыз, – ди ул. – Безнең авылда пычрак капка төбе, чүпкә баткан йорт тапмыйсың. Көннәр җылытуга, авыл кешеләре йорт тирәләрен, урамнарны ялт иттереп җыештырып ала. Урамда кәнфит кәгазе дә ташлаучы юк.

Ә менә Сарман районының Ләшәү Тамак авылында яшәүче Ханнановлар, чүп җыеп, бүләк тә ала әле.
– Яз җитүгә, тирә-якны чистартасың бит инде ул. Без бәләкәйдән эшләп үстек. Балаларымны да шуңа өйрәтәм. Башта өй тирәсен җыештырабыз, аннан инде авылдагы инешләрне, ташландык җирләрне, чишмәләрне чүп-чардан арындырабыз. Өмә булганга түгел, үзебезгә кирәккә чыгабыз без анда. Үз мисалыбызда балаларыбызны тәрбиялисе килә, – дип сөйли Илнур. – Бервакыт кызым дуслары хакында кайтып сөйләде. Баксаң, алар чүпне урамга ташлап бара икән. «Ник ташлыйсың?» – дигәч, «Сез бит – чүп җыючылар, җыештырырсыз әле», – дип җавап биргәннәр. Менә шул сүз мине гаҗәпләндерде. Үземчә кимсетү дип тә кабул иттем. Әмма күңелне төшермәдем. Мондый сүз әйткән балаларны да чүп җыярга өйрәтәм әле, дидем. Моның өчен әллә ни эшләмәдем. Эшләгәнебезне видеога төшереп, төрле бәйгеләргә җибәрә башладым. Беренче елны үк балаларым җиңде. Аларны бүләкләделәр. Моны яшьтәшләре дә күрде. Узган ел кызыма җәйге ялга юллама да бирделәр.

Казанда үткән өмәдән дә күп кенә җитез кешеләр зур бүләкләр белән кайтып китте. Александр Шадриков әйтүенчә, ял көннәрендә республикада яшәүче 96 мең кеше өмәгә чыккан. Полигоннарга барлыгы 89 мең кубометр көнкүреш калдыклары җыелган. Бу – 18 мең «КамАЗ» дигән сүз. Икеайлык башланганнан бирле чүплек урыннары турында хәбәр итеп, министрлыкка 746 мөрәҗәгать килгән. Күзәтү органнары 1291 кагыйдә бозу очрагын теркәгән. Алар тиешсез урынга төзелеш, авыл хуҗалыгы, азык-төлек калдыкларын ташлау һәм чүп чыгармауга бәйле. Шуннан 781 чүплек юкка чыгарылган, 664 кеше җавапка тартылган. Күктән тә күзәтүләр алып барыла. Бер көндә генә республиканың 10 районында 192 чүплек теркәлгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү