Гүзәл Макарова: «Кеше елына 500 килограмм чүп ташлый»

Экоактивист Гүзәл Макарова, табигатьне саклау …чүптән башлана, ди. Әйтеп кенә калмый, шул юнәлештә актив эшли дә. Әйтик, көнкүреш калдыкларын төрләргә аера ул.  Шулай иткәндә көн дә чүп ташларга кирәкми икән. Гүзәл Макарова чүп ташларга моннан 6 ай элек чыккан.

Макаровлар гаиләсе һәр кешене үзләренә иярергә өнди. Гүзәл исә бу хакта моннан ун еллап элек уйлана башлаган.

– 2011 елларда калдыкларсыз яшәү хакында уйлана башладым. Тик нигәдер вакытны сузып килдем. 2016 елда пластик 100 елдан соң гына таркала дигән язу күреп алдым. Әнә шул сүзләр мине уйландырды да, үзгәртте дә. Әгәр хәзер кулланган чүпләремне җиргә ташлыйм икән, мин дөньядан киткәндә дә алар таркалмаган була. Шуннан соң, беренче эш итеп, чүпләрне аерып җыя башладым, – ди ул.

Гүзәл соктан бушаган кәгазь тартмаларны су белән чайкап, киптереп, җыеп бара башлый. Аларны эшкәртүгә тапшыра икән. Пластик шешәләр дә аерым җыела. Аларын да эшкәртүгә тапшыра. Ярма, чәй, кәнфитләрдән бушаган тартмалар да шунда китә. Чүпләрне аерып җыя башлагач, шакката ул. Өе  калдык белән тула башлый.

– Мин исәпләп чыгардым: бер кеше елына ким дигәндә 400–500 килограмм чүп ташлый. Чүпне икенчел эшкәртүгә  бирү дә җиңел эш түгел. Аның өчен биргән акча юл чыгымын да капламый. Мин барысын да уйладым да калдыкларны киметү җаен эзли башладым. Кайбер төр әйберләрне кулланмый башладым. Нәрсәдер сатып алыр алдыннан кат-кат уйланам. «Миңа кирәкме бу?» – дим. Шкафта тик ята торган чүп-чарга әйләнмәсме дип тә уйлыйм. Киемне дә өсте-өстенә җыймыйм. Баламны подгузниксыз гына үстердем. Гигиена әйберләренең дә киҗе-мамыктан ясалганын гына кулланам. Агачтан ясалган  мамыклы таякчыклар, күп тапкыр кулланылышлы киҗе‑мамык дисклар. Аларны кер машинасында да юарга була. Бамбук савытка салынган минераль дезодорант кулланам.

Аны тыңлау кызык. Әйтүенчә, шәхси йортта яшәү тормышны җиңеләйтә.  Ризыкны күп итеп пешерми, артып кала икән, җиргә күмә. Череп, табигый ашлама була, ди. Бер тапкыр куллана торган пластик савытларны да тапмассың аларда. Хәтта бахилның да  чүпрәктән теккәнен кияләр.

– Чүпрәк сумкага күчкәч, иң кыены иремә булды. Мин моны тотып йөрмим, диде. Җаен таптык – ул кибеткә рюкзак белән йөри башлады. Безнең өйдә бер генә полиэтилен пакет бар. Бер тапкыр ипидән бушаган иде. Әле дә шуны саклап тотабыз. Ул гел безнең белән. Бик кирәк булганда, кулланабыз. Искергәч, аны эшкәртүгә биреп була.  Экологик пакетларны зарарлы түгел дип сөйләгән булалар. Янәсе, үзе чери. Юк шул. Алар башта микропластикка әйләнә, аннары шактый озак таркала, – ди ул.

Гүзәл Макарова чүпне аерып җыя белмәвебезгә борчыла.

– Җыйган очракта да, хәтта  аерып савытларга салганда да, машина килеп, бөтенесен бергә алып китә. Чит илләрдә бөтенләй башкача бит. Алардан без киммени? – ди Гүзәл. – Германиядә калдыкларны юеш, исле, иссезгә бүләләр. Бездә исә чүпнең   кайсын кая ташларга икәнне дә аңлаткан билгеләр юк. Гап-гади эш әле дә эшләнмәгән.  Чүпне аерырга өйрәтүнең бер юлы бар – калдыкларны чыгарган өчен түләүне үзгәртү.

Гүзәл, кем күпме чүп ташлый, шуның өчен генә акча түли башласа, күп кеше  калдыкларны эшкәртергә бирү ягын карар яки куллануны киметер иде, дип уйлый. Болай эшләгәндә, күпме акча янга калыр иде, ди ул. Чүпне төрләргә аерасы килмәгән кешеләргә,  төрле төсләрдәге махсус пакет алдырып, шунда җыйдырырга кирәк дигән фикер дә әйтә.

– Без чүпләрне өч төргә аерып чыгара алмыйбыз.  Япониядә чүпне 40 төргә аералар. Кемнең нәрсә ташлавын камерадан карап була. Буталасың икән, яныңа килеп тә җитәләр һәм административ җаваплылыкка тарталар. Бездә кеше бер елга исәпләнгән калдык нормасын апрель аенда ук тутыра. Калган айларда кулланган чүп-чар  табигатькә зур зыян  китерә, – ди Гүзәл. – Кешенең чүп турында уйлар вакыты юк шул аның. Нигәдер авырсынабыз, иренәбезме шунда?!  Ә бит киләчәкне кайгырту үзебездән тора. Балаларыбыз ни сулар да нинди шартларда яшәр соң? Полиэтилен капчыкны чүпрәккә генә алыштырсак та, Җир-анабыз рәхмәтен әйтеп бетерә алмас иде!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү