Аквапаркта хлор белән агуланып 9 кеше хастаханәгә эләккән

Краснодар краеның Анапа шәһәрендә тугыз кеше аквапарк суында хлор күп булу сәбәпле, хастаханәгә эләккән. Бу хакта шәһәр мэриясенә сылтама белән «ТАСС» хәбәр итә.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Алтын пляж» аквапаркында җиһазларда техник өзеклек булган, шуның аркасында судагы хлор концентрациясе арткан», – дип аңлатканнар хакимияттәгеләр.

Әлеге хәл нәтиҗәсендә биш бала һәм дүрт олы кеше зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган. Анапа мэры кушуы буенча урынга шәһәр башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары килгән. Краснодар крае прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү башлаган.


Фикер өстәү