Җисем беткәч, исем кала: ни өчен ата-аналар мөгез чыгарырга ярата?

Исем кеше тормышына ничек тәэсир итә? Ни өчен ата-аналар кайчак, үзенчәлеклерәк булсын дипме, мөгез чыгарырга ярата һәм Спартак, Арон, Рианналарның да, гомер узгач, әби-бабай буласын онытып җибәрә? Соңгы арада яңа туган сабыйларга кушылган исемнәр турында ишетү шул хакта уйланырга этәрде.

Нәрсә уйлап кушканнар?

Әлмәттә яшәүче хезмәттәшебез, биш бала анасы Рәдифә Ногманова нәсел дәвамчыларына төрки, фарсы, гарәп исемнәрен кушу яклы. «Билгеле, заманасына күрә популяр саналган исемнәрне дә ямьсез дип әйтеп булмый. Бәлки, нәселләрендә, үз даирәләрендә Спартак исемле баһадир кешеләр булгандыр, шуңа атап, рәхмәт йөзеннән кушканнардыр. Сәбәпләре төрле була ала», – ди күпбалалы әни. Әмма атасы – Әхмәт, бала үзе Спартак булса, бер дә колакка ятышлы түгел шул.

– Үзебезнең балаларга исем кушканда, русча әйткәндә үзгәрешсез кала торганнарын сайларга тырыштык. Улларыбыз – Ислам, Нияз, кызларыбыз – Камилә, Ясминә, Әминә исемле, – ди Рәдифә Ногманова. – Нурия, Нурания, Чулпан исемнәрен дә караган идек, гәрчә өйдәгеләр аларны бик кабул итеп бетермәсә дә. Сабыйларыбызга исемнәрне аталары һәм алдарак туган балалар белән бергә киңәшләшеп сайладык. Әминәбез балалар бакчасында рус төркеменә йөрсә дә, аңа тәрбиячеләре «Амина» дими, үз исеме белән дәшәргә тырыша. Минемчә, татар кешесенең исеме ерактан ук кычкырып торырга һәм татарча яңгырарга тиеш. Әлбәттә, Өммегөлҗамал дип кушсаң, бу исемне вата-җимерә әйтәчәкләр. Җәмгыятебездә башкалар белән аралашып яшәргә туры килә, шуңа барыбызга да уңайлы булсын инде.

Рухи психолог, терапевт Рузилә Казанцева-Әхмәтшина әйтүенчә, һәр исемнең энергетикасы бар. Бу да инде исем белән шаярырга ярамаганны искәртә. Психологик терапия дә хәзер моңа зур игътибар бирә башлаган. Психосинтез, арт-терапия, гаилә терапиясе, нәселне өйрәнү терапиясе нәкъ менә исем һәм шәхеснең табигатен өйрәнү белән шөгыльләнә.

– Исем кушуга җитди һәм җентекле карарга тәкъдим итәм. Әти-әни сайлаган исем белән кеше гомере буе яши һәм үзеннән соң дәвам калдыра. Исем – иң еш ишетелә, кешене башкалардан аерып тора торган, шул ук вакытта нәселнең дәвамын күрсәтә торган мәгълүмат чыганагы ул. Агач тамырсыз корыган кебек, кешенең дә, нәселен белмәгән очракта, энергия дәрьясы югала, көче кими. Исем сайлауга бәйле өлкәннәр һәм балалар каршылыгы – гаиләдәге килешә алмаучанлык та әле ул. Кеше үзен үстерү юнәлешендә эшләргә тиеш. Әгәр дә гаиләдә үсеш юлын сайлаган кешеләр бар икән, андыйлар үзләренең нәсел җебен сакларга тырышачак, әби-бабай истәлеген беләчәк, саклаячак һәм аның көч икәнен үзендә тоячак. Бу – буш сүзләр түгел. Кешеләр белән эшләгәч, алардагы исем көченең энергиясен күрәм һәм моңа сокланам. Әгәр дә яшь әти-әниләр, психологик әзерлек мәктәпләренә йөреп, үсеш юлын сайласа, рухият белән кызыксынса, исемнәргә дә башка күзлектән карый башлар иде, – ди белгеч.

Аның сүзләренә караганда, тарихи шәхесләргә бәйләп кушылган исемнәрне еш кына балалар күтәрә алмый. Шуңа күрә дә алмаштырырга туры килә. Бу да энергиягә бәйле.

Практик психолог Зөһрә Кәримова фикеренчә, хәзер әти-әниләр балаларга сайлау хокукын һәм иреген калдыра.

– Исем – кешенең башлангычы. Тик, күреп торабыз: күпчелек әти-әниләр нарасыйларына үзләренә ошаган яисә башына беренче килгән исемне куша. Бик күпләр баласын яраткан актерлары, блогерлары исеме белән күрергә тели. Үскәч, ошатмаса, үзгәртер дигән кагыйдә белән яши. Бер караганда, бу дөрес тә, балага сайлау хокукы бирелә дигән сүз бит. Икенче яктан, үзенчәлеклерәк булу, башкалардан аерылып тору теләге өстен чыга. Бу инде уеннан уймакка китерә. Үзенчәлекле булу исем белән генә чикләнми бит әле ул. Төрле исемнәргә өстенлек бирүләренең сәбәбен үзең булудан оялуда күрәм. Мөгаен, диннәр, милләтләр катнашуы да үз эзен калдырадыр. Үз тарихы һәм дине белән кызыксынмау да сәбәп була ала. Исем – кешенең көзгесе, әмма шәхеснең язмышын ул гына хәл итми, – ди белгеч.

Хәрефләр генә түгел

Җир йөзенә билгесез булып туган зат көннәрдән бер көнне исемле була. Шул исемен гомере буе аклап, гамәлләре белән бизәп, үзе киткәч тә, тарихта калырлык итеп яшәргә тырыша. Шул рәвешле, хәрефләрдән тезелгән исем билгеле бер күркәмлекнең, гамәлнең калыбына әйләнә дә куя. Әйтик, Александр Македонскийның кыюлыгы, даны бу исемнең популярлыгын әле дә куәтләп тора. Иманлы булсын дип, балага Мөхәммәт исемен горурланып кушалар. Даһи солтан Сөләйман исемен йөртүчеләр юк түгел. Революция истәлеге булган сәер исемнәрне дә беләбез.

Чорына күрә – үз геройлары инде. Төрек сериалларына мөкиббән китүчеләрнең улларына Кемаль, Серкан, Бурак дип кушуы, «Звездные войны» фильмындагы Леяга сокланучыларның үз кызларына шул исемне бирүе еш ишетелә хәзер. Чит ил эстрадасы җырчылары Лана дель Рей, Арианна Гранде, Рианнанны тыңлап үскән буынның балалары да еш кына шул исемне йөртә. Төрле субкультура тарафдарлары да шаккатыра белә: Люцифер, Асмодейлар да бар арабызда.

Күрше тавыгы һәрвакыт күркә булып күренә шул. Үзебездәге исемнәрне, геройларны ата-аналар әллә белми, әллә белергә теләми? Белгән очракта да, исемен бозып дәшәрләр, кыскартып бетерерләр, үзенә дә ошамас дип, җиңел юл сайлап котылуларымы? Татар башкалар турында аеруча еш уйлый инде ул яктан. Бүтәннәргә әйтергә җиңел булсын, исемнең ниндиен дә кушарбыз. Әмма башка милләт вәкиленең, татарга җиңел булсын әле дип, исем алмаштырып йөргәнен күргән юк.

Атап кушарлык геройларыбыз да җитәрлек кебек анысы. Әйтик, «Голос» проектында татар кызы Сәйдә Мөхәммәтҗәнова катнашканнан соң, сабыйларына бу исемне кушучылар шактый артты. Күп кызчыкларга Олимпия Уеннары йолдызы Камилә Вәлиева хөрмәтенә Камилә дип кушарлар дигән өмет тә юк түгел.

Статистикага күз салсак, 2021 елда Татарстандагы ата-аналар балаларына күбрәк Әмир һәм Әминә (йә Амина) исемен кушкан. Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина сүзләренчә, популярлар исемлегеннән 8 елга беренче тапкыр Ясминә һәм Кәрим исемнәре төшеп калган. «Әмирдән кала икенче популяр исем – Тимур, аннан – Марк. Кызлар арасында икенче урында Амелия исеме, аннан София», – ди ул.

Казан ата-аналарының фантазиясе тагын да шәбрәк. «Узган ел башкалада Август, Грант, Кубаныч, Рассвет, Мадонна кебек үзенчәлекле исемнәр теркәлде», – ди  Римма Миңнуллина.

Исемнәрнең мәгънәсе турында китаплардан эзләнеп торасы килмәгән ата-аналарның эшен тагын да җиңеләйтмәкчеләр әле. Сорауларга җавапны интернеттан эзләргә күнектек бит инде хәзер. Менә республиканың ЗАГС идарәсе дә татар исемнәре һәм фамилияләренең электрон сүзлеген эшләгән, анда 8 меңнән артык антропоним кергән. Идарә башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина аңлатуынча, сүзлеккә төрле тарихи чорларга каралган татар исемнәре кертелгән. Сайлап алу төрле язма чыганаклардан башкарыла. Аның составына 3 меңнән артык ир-ат һәм 1900 хатын-кыз исеме, шулай ук 3000нән артык фамилия кергән. Бу хезмәтне Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә башкарып чыкканнар. Сүзлекне интернетка урнаштырырга җыеналар. Чит исемнәрне үз иткәнче, сабый туар алдыннан әнә шул сүзлекне дә ачып карасын иде булачак әти-әниләр.

ФИКЕР

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:

– Рәсүлебез (с.г.в.): «Исем алмаштырып кына язмышлары үзгәрә дип уйласалар, тизрәк тау күчәр иде», – дигән. Пәйгамбәребез хәдис-шәрифләрендә дә: «Йөрәк турысындагы бер кисәк чиста булса, бөтен тән чиста булыр», – ди. Ягъни йөрәкне начарлыктан арындырырга кирәк. Хәерсез исемнәр кушудан тыелырга, мәсәлән. Ата-ана кушкан исем төпле, яхшы мәгънәле икән, аны үзгәртергә кирәк түгел. Мәгънәсез исемне сайлыйлар икән, аңлатырга, башка матур исемнәр тәкъдим итеп карарга була.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү