Рөстәм Миңнеханов Астанага «ИННОПРОМ. Казахстан» күргәзмәсендә катнашу өчен килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Астана шәһәренә «ИННОПРОМ. Казахстан» күргәзмәсендә катнашу өчен килде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Татарстан Рәисе форумның пленар сессиясендә «Яңа заманның сәнәгать стратегияләре» темасына чыгыш ясаячак.

Күргәзмәнең төп сессиясендә Казахстан Премьер-министры Алихан Смаилов, РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Беларусь Премьер-министры Роман Головченко һәм Кыргызстан Кабмины Рәисе Акылбек Жапаров чыгыш ясаячак.

Татарстан Рәисе «Экспо» халыкара күргәзмәләр залында сәнәгать күргәзмәсе белән танышачак, хакимият органнары һәм эшмәкәрләр даирәсе белән очрашулар уздырачак.

Биредә Татарстан стендында республиканың Казахстан белән хезмәттәшлек итә торган кырыклап предприятиесе, вузлары һәм иҗтимагый оешмалар күрсәтелә.

«ИННОПРОМ. Казахстан» Халыкара күргәзмәсе 25-27 сентябрьдә Астанада «Экспо» күргәзмәләр залында була.

 


Фикер өстәү