Татарстанда яңа атна бераз яңгырлар һәм көчле җил белән башлана

Татарстанда сентябрьнең соңгы атнасы салкын атмосфера фронты узу сәбәпле һава шартларының начараюы белән башлана, әмма республика территориясендә югары температура фоны сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән, Казанны да кертеп, бераз яңгыр явачак. Иртән кайбер районнарда, шулай ук ТР башкаласында да, томан төшәчәк.

Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртә. Кайбер урыннарда аның тизлеге урыны белән секундына 15 метрга (Казанда 14 метрга) кадәр көчәя.

Төнлә Татарстанда һава температурасы +4,5 градустан (Чулпан метеостанциясендә 4.10 сәгатьтә) +14,6 градуска (шул ук вакытта Кама Тамагы метеостанциясендә) кадәр тәшкил итте.

Көндезге сәгатьләрдә һава +21..+26 градуска кадәр (республика башкаласында +24..+26 градуска кадәр) җылыначак, дип искәртә синоптиклар.

 


Фикер өстәү