Рөстәм Миңнеханов Россия Тикшерү комитеты Бөтенроссия спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләде

Кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Тикшерү комитеты рәисе урынбасары, юстиция генерал-лейтенанты Александр Клаус РФ Тикшерү комитеты Бөтенроссия спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң элек РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липский һәм Россиянең атказанган тренеры, ярышларның баш судьясы Ольга Павлова спортның шәхси-команда төрләрендә (йөзү һәм җиңел атлетика) спартакиада җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.

Аннары ТР спорт министры Владимир Леонов һәм Олимпия чемпионы Дарья Шкурихина спортның командалы төрләрендә (баскетбол, волейбол һәм мини-футбол) җиңүчеләрне бүләкләде.

Шуннан соң Россия Тикшерү комитеты рәисе урынбасары, юстиция генерал-лейтенанты Александр Клаус һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гомумкоманда зачетында спартакиада җиңүчеләрен котлау һәм бүләкләү өчен сәхнәгә чыкты.

«Югары планка куелган! РФ Тикшерү комитеты спартакиадасы күркәм гадәткә әверелер һәм без тагын очрашырбыз дип өметләнәм», — диде Клаус һәм республика җитәкчелегенә чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисе, үз чиратында, Россия Тикшерү комитеты Бөтенроссия спартакиадасын кабул итү төбәк өчен зур мәртәбә булуын билгеләп үтте.

«Әгәр безнең ниндидер кимчелекләр булган икән, аларны төзәтергә тырышырбыз. Әмма без барысы да лаеклы рәвештә оештырылсын дип тырыштык. Һәркайсыгызга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез һәм бүген кемдер бүләккә лаек булды, ә кемдер әлегә бүләк алмады. Әмма иң мөһиме – сез хокук саклау бурычын бергәләп хәл итәсез. Хокук тәртибен һәм икътисади үсешне тәэмин итү өчен сезнең эшегез бик тә мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның алдагы уеннарны кабул итәргә һәрвакыт әзер булуын белдерде.

Тантана алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Клаус очрашуы булды. Яклар РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе эшчәнлеген камилләштерү һәм алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.

 


Фикер өстәү