Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны бүләкләү турындагы указны имзалады

Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Ул «югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән зур өлеше өчен» билгеләп үтелде, диелә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган указда.

Шулай ук «Татмедиа» АҖ филиалы — «Чаян» журналы редакциясе редакторы Алмаз Хәмзин да гаммәви мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бүләккә лаек булды.

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева Татарстанда музей эшен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бүләкләнде. «КАМАЗ-Автотранспорт»ның баш механигы хезмәт автомобиле йөртүчесе Алмаз Зыятдинов һәм шул ук предприятиенең баш инженеры Вячеслав Мизюкаевның күпьеллык фидакяр хезмәте билгеләп үтелде.

Шулай ук театрларның берничә вәкиле дә бүләкләнде. Алар арасында «Мунча ташы» татар эстрада театры артисты Әнфис Кәлимуллин; В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының труппа буенча сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе Лилия Сысоева; Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Раушания Фәйзуллина бар.

Республика җитәкчесенең тагын бер указы белән ТР Рәисе Эксперт департаментының Икътисади анализ идарәсе башлыгы урынбасары Мария Павловага «Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде, дип яза Татар информ.

 


Фикер өстәү