Риман Гыйлемханов: Нигә шундый йомыкыйларга әйләндек?

Тагын көзгә кердек. Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, яфрак коела. Агачтан өзелгән һәр яфрак гомеремнең бер мизгеле кебек. Көз минем өчен елның иң уйландыра торган фасылы. Менә хәзер дә яшьлекне искә төшереп, дусларны, туганнарны барлап уйга батып утырам. Бер шәһәрдә торып нигә күрешмибез, кунакка йөрешмибез икән, дим. Хәзер кунак чакырулар юк бугай ул. Һәркемнең кесәсендә телефон, шалтыратып хәл-әхвәл белешәбез дә шуның белән тынычланабыз. Өстәл янында чәй-мәй эчеп, күзгә-күз карап сөйләшеп, серләшеп утыруларга ни җитә инде!

Мәрхүмә балдызым Лена искә төште әле. Азнакайда яшиләр иде алар. Кунакка дәшсәләр, ара ерак дип тормыйча, машинага утыра идек тә чыгып китә идек. Хәтта аларга мунча керер өчен генә дә баргалаган чаклар булды. Ни дисәң дә, бер якка гына да 350 чакрым ара бит бу. Балалары: «Безнең әни белән әти кунак чакырмасалар, йә кунакка бармый торсалар, тәмам авыруга сабышалар», – диләр иде. Иң кызыгы, баҗайларда кунакта булу ашап-эчеп утыруга гына кайтып калмый иде. Балалары кунак күңелен күрер өчен төрле уеннар уйлап табалар, конкурслар оештыралар. Хәтта стена газетасы да чыгарып куялар иде. Кунак булу үзенчә бер тамашада катнашу да иде. Мондый кешеләр хәзер бар микән ул? Юктыр, мөгаен. Ә нигә икән? Юкса, тормышыбыз да җитеш. Элек кесәләр бераз такыр булса да, бер ярты кыстыра идек тә, дусларның хәлен белергә чыгып китә идек. Киләсен алдан әйтеп тору да юк бит әле, тик, кеше килсә, хуҗа өстәл әзерләми калмый иде. «Бары – бергә, югы – уртак» дигәннәре шул инде ул.

Әйе, бүген нигәдер йөрешмибез. Туган көннәрне хәтта авылларда да кафеда үткәрәбез. Кунакка йөрешү кимү белән татарның асыл бер сыйфаты – кунакчыллыгы да, аш-суга осталыгы да юкка чыга бармас микән?

Элек авылда: «Фәлән кеше бәлешне бик тәмле пешерә, фәлән кешенең гөбәдиясе ашап туйгысыз…» – дип аш-суга оста хуҗабикәләрнең исемнәрен атап, бармак бөгә-бөгә сөйлиләр иде. Әлбәттә, хәзер авылда кешесе дә аз, халык та картайды. Кешелеккә генә кия торган күлмәкләрен киеп, халык күрсен, дигән сыман урам уртасыннан атлап ашка баручылар, мөгаен, тарихта гына калыр.

Ашарга такы-токы гына булган заманда бәрәңге пешереп күршеңне чәйгә чакырулар да сәер бер гадәт кебек күңелдә сакланып калыр, ахрысы. Бәрәңге утыртканда, бәрәңге алганда кем алданрак эш бетерә – шул күршегә булышырга керә иде. Бик күп эшләрне күмәкләп башкара иде авыл халкы. Хәзер үз кабыгыбызга бикләнә барабыз бугай. «Бергә булыйк», «бердәмлектә – көч» дигән сүзләр ихлас әйтелми кебек. Нигә икән?

Сабакташым Һади Әхтиевкә шалтыраттым. «Нигәдер кунакка чакырмый башладың?» – дигән булдым. «Җәй буе чакырдык бит инде, килмәдегез», – ди бу. Нәрсә булды безгә? Кунакка үзебез дәшү генә түгел, чакырганда да бармый башладык. Тагын бер сабакташым, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның уйлары белән дә кызыксындым, кешеләрнең нигә кунакка йөрешмәүләрен үзенчә аңлатты ул. «Матди байлык кеше күңелендәге рухи байлыкны кысып чыгарды. Бөтен нәрсә акчага сатыла торган заманның бер хикмәте бу», – диде.

Миңа никтер оят иде. Әнә Һади дус күпме чакырып та, бармадым, Казанда яшәүче дуслар, туганнар белән дә айлар буе күрешмибез. Бер танышым: «Казанга Түбән Камадан баҗайлар килгән, безгә кермәсәләр генә ярар иде», – дигән иде. Кая инде ул бер күрергә тилмереп яшәү! Нигә шундый йомыкыйларга әйләндек? Бу сорауга үзем анык кына җавап бирә алмыйм. Укучыларыбыз ни дияр тагын?!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү