Икеләтә исәпләнәчәк. Контракт буенча хезмәт итүчеләргә тагын бер ташлама булачак

Контракт буенча хезмәт итүчеләргә гражданлык пенсиясен билгеләгәндә ташлама каралган.

– Сүз махсус хәрби операциядә катнашкан чорда икеләтә күләмдә стаж исәпләнү һәм 3,6 югары пенсия коэффициенты кулланылу турында бара, – дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. – Махсус хәрби операциядә катнашкан чор зур стаж өчен вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләгәндә дә исәпкә алыначак.

Ягъни бу – контракт буенча хезмәт итүчеләргә картлык буенча иминият пенсиясен алу хокукы гомуми билгеләнгән таләпләр нигезендә пенсиягә чыгу яшеннән ике елга иртәрәк бирелергә мөмкин дигән сүз. Тик шунысы да бар: ир-атларга – 60 яшь, ә хатын-кызларга – 55 яшь тулган булырга тиеш. Әлеге төр ташламадан 42 ел иминият стажы булган ир-атлар һәм 37 ел иминият стажы булган хатын-кызлар файдалана ала.

– Иреклеләр хәрәкәтләрендә катнашкан вакытта авыру яки имгәнү аркасында инвалидлык алучыларга искәрмә бар. Бу очракта, хәрби хәрәкәтләр зонасына үз теләге белән китүчегә дәүләт пенсиясе белән тәэмин ителеш буенча инвалидлык нигезендә пенсия билгеләнә, – дип тә ассызыклады Эдуард Вафин.

Аерым алганда, беренче төркем инвалидлар – 21,4 мең сум, икенче төркем инвалидлар – 17,8 мең сум, ә өченче төркем инвалидлар 12,5 мең сум күләмендә пенсия ала. Әгәр үз теләге белән хәрби хезмәттә катнашучы кеше 18 яшькә кадәрге яки техникумда яисә югары уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге бала тәрбияләсә, пенсия күләме артачак. Өстәмә акча инвалидлык буенча билгеләнгән пенсия күләменнән чыгып билгеләнә, әмма тәрбиядә торучылар саны өч кешедән дә күбрәк була алмый.

Шунысын да искәртик: хәрби хезмәткәрләргә гражданлык пенсиясен, тиешле яшькә җиткәч, Социаль фонд билгели. Лаеклы ялга иртәрәк чыгучыларга исә түләүләрне хезмәт итү урыны буенча кадрлар бүлегендә билгелиләр.

Федераль канун нигезендә, 2023 елда хәрби пенсионерларга картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешенә хокук берничә шарт үтәлгәндә бирелә.

– Беренчедән, иминият стажы – 14 елдан, ә шәхси пенсия коэффициенты 25,8дән дә ким булмаска тиеш. Икенчедән, хәрби хезмәткәр пенсия яшенә җитәргә тиеш. Быел, күчеш чорын исәпкә алып, хатын-кызлар өчен ул – 56,5 яшь, ир-атлар өчен исә 61,5 яшьне тәшкил итә, – диде Эдуард Вафин.

Хокукый ярдәм

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм дә күрсәтелә.

Белгечләргә бушлай мөрәҗәгать итү хокукына мобилизациягә чакырылучылар, контракт буенча хезмәт итүчеләр, хәрби хәрәкәтләр зонасына үз теләге белән китүчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары ия, дип искәртте Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Бушлай юридик ярдәм алу өчен 222-60-60 кайнар линиясенә шалтыратырга кирәк. Гражданнарны Татарстан Юстиция министрлыгы бинасында кабул итәләр.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: smartik.ru


Фикер өстәү