Без бел(мә)гән Җәлил. Кариев театрында театраль дәресләр башланды

Андре Тиммерманс, Әминә, Хәдичә Җәлиловалар, кечкенә Чулпан һәм Муса… Узган атна премьерасы – «Муса. Моабит» шигъри-музыкаль спектакленең геройлары бу. Кариев театры сәхнәсе бер сәгатькә – «Моабит» төрмәсенә, тамашачы Муса Җәлил тормышының шаһитларына әверелде.

Спектакльнең үзенә күчкәнче, аның форматы һәм максаты турында берничә сүз. Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры, мәктәптә өйрәнелеп тә, шәхесләре тулысы белән ачылып бетми торган әдипләребезгә багышлап, театраль дәресләр циклын башлады. Алар укучылар өчен дә, студентлар һәм мөгаллимнәр өчен дә файдалы булырга тиеш. Алай гына да түгел, «Безне үзегезгә чакырырга була – «театраль дәресләр» белән без мәктәпләрдә дә, шәһәр паркларында да чыгыш ясарга әзер», – ди кариевлылар.

Кеше булып кала алу мөмкинме?..

Дәресләрнең беренчесе 6 октябрьдә узды. Соңгы арада исеме әледән-әле телгә алына торган каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган иде ул. Куючы режиссеры – Булат Гатауллин.

– Спектакльдә Муса Җәлилне герой гына түгел, ә гади кеше итеп ачарга телибез. Авыр тормышта ничек бирешмәскә дә ничек сынмаска? Без шуны күрсәтергә тырышабыз. Муса Җәлил белән бер чорда яшәгән кешеләр аның турында кызыклы хатирәләр әйтеп калдырган. Без, бүгенге заман кешеләре, аларны ничек итеп кабул итәбез? Минем өчен Җәлилнең хатыны Әминәнең истәлекләре дә бик кадерле. Ул Мусаның кыш көне майкадан гына чаңгыда шууын, гер күтәрүен искә ала. Җәлилнең әнә шундый гади кеше булуы кадерле дә, – ди Булат.

Шигъри-спектакльнең жанры турында Кариев театры директоры Луиза Шарова менә нәрсә ди:

– Без «Муса. Моабит»ның жанрын «кеше турында кыйсса» дип билгеләдек. Берәү дә каһарман булып тумый, сынау яки җаваплылык алдында калганда, каһарманга әверелә.

Спектакль каһарманлык түгел, кешелеклелек турында. Монда җәберләүләр, сугыш-талаш, атыш, хәтта төрмә шартларына ишарә итүче гамәлләр дә күрсәтелми. Ләкин без шагыйрьнең нинди зур газап кичерүен шигырьләре аша аңлыйбыз. Җәлил турындагы истәлекләр исә шундый шартларда да кеше булып калырга мөмкин икәнен раслый.

Истәлекләр

Бу спектакльнең тагын бер үзенчәлеге һәм, мөгаен, иң уңышлы ягы – Муса Җәлилнең якыннарының «катнашуы». Аның «төрмә дусты», иҗатын безгә җиткерүдә өлеше бәһасез булган кеше – Андре Тиммерманс та бар монда, Мусаның сеңлесе Хәдичә дә. Җәлилнең кечкенә Әминәсе дә йөгереп чыга. Уйларында булса да, кызы белән уйный, көлә ул. Хатыны Әминә Җәлилова да Мусасы турында сөйли.

«Ул беркайчан да тормыштан зарланмады. Һәм аның өчен ниндидер аерым шартлар булырга тиеш дип тә санамады. Гел көләч йөзле, шаян, кирәк чакта сабыр һәм тыйнак иде. Кич утыруларны, дусларын яратты. Туры сүзле булды, иптәшләренә, уңышсыз килеп чыккан әсәрләре булса, үз фикерен әйтмичә калмый иде. Сугышка кадәр җиде елыбызны бик тату һәм рәхәт яшәдек. Кызыбыз Чулпан да икебезгә бик күп шатлык китерде. Ул чакта бәхетебезнең чиге бетмәс төсле тоела иде…»

Әминә Җәлилова истәлекләреннән өзек

Ул истәлекләр бик гади кебек тоела. Ләкин без белгән әдипнең без белмәгән якларын ача. Ә композитор Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән көйләр спектакльнең тәэсирен бермә-бер арттыра.

Бу фикер белән премьераны караган егет-кызлар да килеште. Яннарына килгәнче, үзара сөйләшкәннәрен тыңлап тордым.

– А ты знал про это?

– Нет, надо будет еще что-то про это почитать.

– Я половину не понимал даже, но знал о чем они говорят и поют.

Минем белән сөйләшкәндә, сүзләрен кыска тотты алар. Спектакльне ошатуларын, курсташларына да киңәш итәргә җыенуларын гына әйттеләр.

Әйткәнемчә, «Муса. Моабит» – дәрес рәвешендәге спектакльләрнең беренчесе генә. Чираттагысы исә Анна Ахматовага багышланачак. Монысын сер итеп кенә әйттеләр. Премьерасы ноябрь аена планлаштырылган.

Фикер

Халисә Ширмән, КФУ доценты, шагыйрә:

– Студентлар һәм, гомумән, яшьләр өчен бик яхшы спектакль бу. Билгеле, монда Муса Җәлилнең кем булуын, аның фаҗигасен алдан белеп килергә кирәк. Яшьләр театрына хас алымнар күп – ул яктан бик ошады. Тетрәндергеч, күңелгә тәэсир итәрлек урыннар җитәрлек. Фашист Германиясе музыкасының Җәлилнең тавышын басып китүе аеруча тетрәндергеч булды. Гомумән, спектакльнең музыкаль бизәлеше уңышлы дип саныйм. Ә менә ахырдан бер шигыре җитмәде. Дөресрәге, бер шигырьне яңгыратып, тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп укулары җитмәде.

 Лилия Гыймазова


Фикер өстәү