3 айлык сабыйга чит илдә дәвалану өчен 7 миллион сум акча кирәк

Чаллыда яшәүче Галимовлар гаиләсе үзләренә килгән сынауны ничек күтәрергә дә белми. Сабыйларның күзләрен дәвалау өчен 7 миллион сум акча кирәк.

– 2022 елның сентябрендә авырлы икәнемне белдем. Табиблар баланың күзләрендә кимчелекләр буласын алдан әйтте. Барлык анализлар яхшы иде. Июнь аенда тупырдап торган бала таптым. 3 килограмм 660 грамм авырлыктагы кызыбыз туды. Бәхетле көннәребез 3 айга кадәр генә барды, – ди сабыйның әнисе Регина. – Чаллы табиблары баланың күзләрен карагач, бар да яхшы, диделәр. Әмма алар Казанга барып тикшеренүебезне сорадылар. Андагы табиблар куркыныч диагноз куйды. 3 айлык баланың күзләрендә яман шеш икәнлеге ачыкланды. Аяк астында җир убылдымыни?! Олы кызыбыз Амелияне нәкъ шушы җирдән дәвалаган идек бит!

Галимовлар бу кызларын да коткару юлларын эзли башлыйлар. Швейцариядәге бер клиника сабыйны 13 октябрьдә үзләрендә көтә. Әмма аңарчы 7 миллион сум акча җыярга кирәк. Шуңа да Галимовлар мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый.

Булышырга теләүчеләр өчен әтисе Руслан Салтанович Г. исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 2202 2008 4626 2762. Ул 89372914603 телефон номерына беркетелгән. Әнисе Регина Геннадьевна Галимова исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 2202 2061 5829 1281. Ул 89372901745 номерына беркетелгән.


Фикер өстәү