Татарстанда иң күп акча алып эшләүче һөнәр ияләрен атаганнар

Татарстанстанстат мәгълүматларына караганда, быел гыйнвардан июль аена кадәрге чорда предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең уртача эш хакы узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 12,4 процентка арткан.

Шулай итеп, шушы чорда республикада уртача хезмәт хакы 58 525,3 тәшкил иткән (2022 елның шушы айларындагыга караганда 17,2 процентка арткан).

Статистика мәгълүматлары буенча, агымдагы елның җиде ае эчендә кунакханәләр һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәткәрләре иң аз акча алып эшләгән (уртача 35 712,4 сум – республикада уртача хезмәт хакының 61 проценты). Иң югары хезмәт хакын исә файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә эшләүчеләр алган ( 93 431,3 сум – республика күләмендәге уртача күрсәткечтән 59,6 процентка күбрәк).
2023 елның август азагы мәгълүматлары буенча, Татарстанның мәшгульлек хезмәтләре учреждениеләрендә барлыгы 5,9 мең эшсез теркәлгән (эшләүчеләрнең 0,29 проценты). 2022 елның август азагы ( 0,51 процент) белән чагыштырганда күпкә ким сан бу.


Фикер өстәү