Җырлый-җырлый бәрәңге чүпләгәндә Нәфисәнең күзе ниндидер тимер кисәгенә төште. Ул аны саклык белән генә кулына алды. Бу – әнисенең бик күп еллар элек югалган тәңкәсе иде. Тәңкә…
Нәфисәнең күз алдына бакый дөньяга күчкән әнисе килеп басты. Авыр сугыш елларын кичкән, сугыштан соң илне торгызуда үзеннән зур өлеш керткән кечкенә генә гәүдәле газиз әнкәсе.
Районнан шактый гына яшьләр белән Шпицберген ягына юл алган, туган ягыннан бик еракта булган кап-кара күмер утравына аз булса да акча эшләргә дип килеп урнашкан аның яраткан әнисе. Бу утрауда кемдер күмер чаба, кемдер корабльгә күмер ташый. Гәүдәсе кечкенә булганлыктан, аның әнисе пешекче булып эшли.
Шушы утрауга барып, үзенең туган ягында, күрше авылда ук диярлек яшәүче егет белән танышып, кавышып та куялар. 1950 нче елларда туган якларына кайтып, шунда төпләнеп, бер кыз, ике малайга тормыш бүләк итеп, аларның сау-сәламәт булып үсүләренә сөенгән әти-әнисе бүген бу якты дөньяда юк инде.
Бакчадан тапкан тәңкә белән булган истәлек Нәфисәнең күз алдыннан һич тә китмәде. Нәфисә югары сыйныфта укыган чагында, әниләре балаларны тезеп утыртты да сорау бирде.
– Балалар, шкафтагы менә бу бизәкле калай савыт эчендә ике көмеш тәңкә бар иде. Шуның берсе югалган. Кайсыгыз алды? – диде.
Балалар бер-берсенә сораулы караш ташлады. Ләкин «мин алган идем» дип әйтүче булмады.
– Балакайларым, мин ул тәңкәне күз карасыдай саклый идем, ул әбиегезнең әнисеннән истәлек иде.
Бәлки, ул буыннан-буынга күчә баручы истәлек тәңкә булгандыр.
– Нәфисә, кызым, мин аны сиңа бирергә дип саклый идем бит.
Эзләделәр, ләкин тәңкә табылмады. Еллар үтте. Әти-әниләре яшьләй диярлек бакый дөньяга күчтеләр. Бервакыт барысы да җыелгач, тәңкә тарихын исләренә төшергәннәр иде. Шул чагында Нәфисәнең уртанчы энесе:
– Мин алган идем аны, бакчада уйнап йөргәндә югалттым, – диде.
Менә шулай, кырык еллап җир куенында яткан тәңкә – әнисенең Нәфисәгә истәлеккә дип бирергә уйлаган тәңкәсе бүген Нәфисә кулында. Йөгереп кереп:
– Әнием, мин ул тәңкәне таптым! Менә ул! – дип әйтәсе килде.
Эх, әйтәсе иде, әйтәсе… Барыбер әйтте ул аны. Әнисенең каберен чистартырга, догалар укырга баргач.
– Әнием, теге вакытта югалган тәңкә табылды. Ул хәзер үз иясенең кулында. Ә мин аны ядкарь итеп кызыма калдырачакмын, – диде.
Рафилә Фәттахова.
Кукмара шәһәре