Бүген иртән коточкыч фаҗигадә ике кешенең гомере өзелгән

16 октябрь иртәсендә Башкортстанның Бишбүләк районы Михайловка авылында котчыкмалы фаҗига булган. Бер йортта ир-ат белән хатын-кызның мәетен тапканнар. Бу хакта “i-gazeta.com” яза.

Басма хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, янгын сүндерүчеләрне шул авылда яшәүче бер хатын-кыз чакырткан. Ул Старомихайловская урамындагы йорт яныннан узып барганда, түбәгә ут кабуын күреп алган. Ул йорт хуҗасына дәшмәкче булган, әмма аңа беркем дә җавап бирмәгән. Йорт эче төтенгә күмелгән, янгын бик тиз тарала башлаган.

Коткаручылар тиз генә килеп, янгынны сүндергән. Йорт эчендә 65 яшьлек ир-атның һәм 49 яшьлек хатын-кызның мәетләре табылган.

Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыкланмаган әле.


Фикер өстәү