Чаллы театрында премьера. «Хәмдия турындагы стереотипларны җимердем»

Театр тарихында үз урынын тапкан, еллар, гасырлар дәвамында актуальлеген югалтмаган җәүһәрләр бар. Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасы – шундыйлардан.  

Туры мәгънәдә татар хатын-кызларының баш киеме булган ак калфак – аклык-сафлык һәм намус символы. Спектакль аның аша хисләрнең яктылыгы һәм караңгылыгы, горурлык һәм тәкәбберлек, мәхәббәт һәм нәфрәт турында сөйли.

«Ак калфак» драмасы 1922 елда автор тарафыннан башта «Хәмдия» дигән исем белән языла. Бу хакта Мирхәйдәр Фәйзи көндәлегендә:  «Бер бүлекле «Хәмдия» дигән пьесамны төгәлләдем», – дип белдерә. Пьеса ел дәвамында тулыландырыла, үзгәрешләр кичерә. 1923 елның 25 гыйнварында Нури Сакаев драманы Уфа сәхнәсендә куя, тик спектакль авторга ошамый: «Начар уйнадылар, киемнәр дә ошамады. Актрисадагы калфак кына ошады», – дип яза ул. Шуннан соң әсәргә тагын төзәтмәләр кертә һәм исемен «Ак калфак» дип үзгәртә. Димәк, «Ак калфак»ка – 100 яшь. Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер Олег Кинҗәгуловны пьеса бүген кай ягы белән җәлеп иткән?

– Бер гасыр узса да, пьесада күтәрелгән темалар шул ук бит. Совет заманында бар кеше дә тигез дип килсәләр дә, ул чакта социаль тигезлек булганмы? Бүген олигархларны һәм ярлыларны карагыз… Көтүче һәм морза кызы арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган гади бер мелодрама түгел бу,  катлаулы, күпкырлы классик әсәр. Нинди генә персонажга, кайсы гына темага тотынсаң да, бик кискен, актуаль сорауларга килеп чыгасың. Әйтик, Хәмдия үзе турында: «Мин – мәзлумнарны яклаучы кыз», – дисә дә, ул – үз алдында конкрет максат күргән, шөһрәткә омтылу юлында үзе өчен матур әкият тудырган («исемемә атап көй чыгаручы минем ярым булачак!»), мин-минлеге көчле персонаж. Үзе турында өченче заттан сөйләвенә генә игътибар итегез!.. «Ирек сөям», – дигән Бакый да, бер мизгелдә күзләре кинәт «сукыраеп», кискен үзгәреш кичерә. Баш очында балта эленеп торганын бик яхшы аңлаган хәлдә, бай кызына мәхәббәт аңлатырга җөрьәт итә…

Спектакльдә Бакый ролен Руслан Әюпов башкара. Актерның сәхнә сөйкемлелеге, вокал мөмкинлеге драманың халыкчанлыгын, үлемсез җырларын һәр тамашачыга бөтен барлыгы белән җиткерә. Аның персонажы – гади көтүче булып кына калмыйча, морза улы Шаһтимер (Фердинант Насретдинов) авызыннан яңгыраган «Син – бер асыл зат, ахры» дигән сүзләргә ияреп, үзенә читтән караган, каршылыклардан торган ир-егет. Пьесадагы вакыйгалар 1860 елда бара. Автор бу датаны махсус ассызыклап күрсәтә, чөнки бер ел үткәч, 1861 елда император Александр II крепостное правоны бетерү турында манифестка кул куйган… Байларга, морзаларга бил бөгүче татар крестьяннары арасында да каршылыклар көчәйгән чор бу.  Кешеләрнең авыр тормыштан, кыерсытудан тәмам туйган, үз язмышлары турында уйлана башлаган чагы. Бакый кебек ир-егетләрдән салкын акыл, нык беләк, кайнар йөрәк таләп ителгән вакыт.

Пьесаның совет чорында, кызыл террор елларында язылуына игътибар итсәк, авторның морзаны һәм аның гаиләсен ни сәбәпле тискәре яктан күрсәтүе һәркемгә аңлашылыр.  Сәхнәдә Сәлим морза (Татарстанның халык артисты Рафик Каюмов) Мирхәйдәр Фәйзичә калса да, яңа табышлар ярдәмендә тамашачы аның күңеле нечкәргән мәлләрен дә күрергә өлгерә; ирен һәрдаим котыртып, ничек идарә итәргә кирәклеген өйрәтеп торган хатыны Җиһан (Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбетдинова) йөзендә матриархатның көчен дә тагын бер кат үзе аша үткәрә.

Чаллы театрында куелган спектакль кай ягы белән үзенчәлекле? Бу сорауга режиссерның төп җавабы: «Хәмдия турындагы стереотипларны җимердем».

Чыннан да, яшь артист Физәлия Габидуллина уенында Хәмдия һич кенә дә самими, хыялый бер кыз бала түгел. Автор теләгәнчә, әйе, аның бәхетле буласы килә, тик ул үзенә катлаулы каршылыклар уйлап чыгара. Тамашачы алдына ул башкаларның хис-тойгылары белән идарә итүче усал әти янында үсеп, үзе дә каты бәгырьлегә әйләнгән; әкияти, шул ук вакытта үзе өчен дә, башкалар өчен дә хөкем карары булачак теләгенә омтылган морза кызы булып килеп баса.

Спектакльнең җан-йөрәге булган көйләр (композитор Гөлназ Закирова, хормейстер Әнәс Фәйрушин), сәхнәдәге нәфис бизәлеш (рәссам Ләйсән Хөсәенова), Алсу Гыйльманова, Рәзил Фәхертдинов, Юлия Григорьева уенындагы рәхәт табигыйлек, күмәк күренешләрдә мәктәп укучыларының да катнашуы – болар барысы да сәхнәдә барган вакыйгаларның тәэсир көчен арттыруга хезмәт итә.

Ялган горурлык һәм ялган тәкәбберлек, ике арадагы тирән упкын мәхәббәтне юк итәргә сәләтле.  Мәхәббәт белән бергә моң да  үлсә, ул моңнар кабат табылырмы? Репетицияләр барышында «Хәмдия» җырына бәйле рәвештә байтак сораулар туган иде. Бүгенге заманда «моң» төшенчәсенең югалып баруы, замана җилләренең ул моңнарны тузан урынына туздырырга маташуы хакында уртага салып сөйләшү сискәндереп җибәрде. «Бакый белән бергә моң да үлеп юкка чыгармы?» дигән фикерләр булды. Спектакль азагында «Хәмдия» җырының кайтаваз булып яңгыравы исә – Мирхәйдәр Фәйзи каләме белән язылып, морза кызы теленнән: «Илнең сизгер егетләре, назлы кызлары, минем көемне җырлап, яшь җаннарын юатырлар. Исемем, телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп, мәңге яшәр», – дип тамган сүзләрнең чагылышы иде. Татарның ачы язмышында гомер бакый тугры юлдаш булган җыр бүгенгә исән бит әле,  «Хәмдия»ләр булып, моң яши бит әле бүген. Иртәгә ни булыр?..

Чаллы театры сәхнәсендәге «Ак калфак» әнә шундый сорауларга җавап эзли. Озын гомер телик үзенә.

Айгөл Әхмәтгалиева

 

 


Фикер өстәү