Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең Прокуратура университеты ректоры һәм вузның Казан филиалы директоры белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең Прокуратура университеты ректоры Игорь Мацкевич һәм РФ Прокуратура Университетының Казан юридик институты (филиалы) директоры Елизавета Демидова-Петрова белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда хокукый белем бирүне үстерү, шулай ук прокурор хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Университетның төп эшчәнлеге – Россия прокуратурасы органнары өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү. Казанда РФ Прокуратура университеты филиалы 2016 елның ноябрендә ачылды. Казан юридик институтында (филиалда) прокурор хезмәткәрләре һәм Урал һәм Идел буе федераль округларының дәүләт гражданлык хезмәткәрләре белем ала.


Фикер өстәү