«Җир кешесе җирдә кала»: Бәрәңгенең үз һөнәрчеләре, үз кәсепчеләре бар

Мари Эл Республикасының Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев журналистлар белән очрашу вакытында: «Җир кешесе җирдә кала. Мин үземне дә шундыйлар рәтенә кертәм», – дигән  иде.  Баксаң, аның кебекләр шактый икән бу төбәктә. Авыллар, аның уңган-булган кешеләре белән сокланып та, гаҗәпләнеп тә танышып йөрдек. Үз биләмәләреннән ерак та китмәгән алар, әмма эшләре тау кадәрле. Тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер торалар.

Яңавыл

Гөләфия Мусина белән Инсаф Минһаҗев – ерак туганнар. Әмма сарымсак аларның арасын якынайткан. Бердәнбер көнне шушы файдалы яшелчәне үстереп карарга булганнар. Төрле зурлыкта турап, киптереп, кечкенә пакетларга тутырып, сатарга да әзерләп  куйганнар. Исе яман булса да, товары менә дигән.

– Моннан өч ел элек тотынган идек бу эшкә, – ди Инсаф. – Башта Зәйдән 100 кг сарымсак алып кайттык. Анда Марат исемле егет күп еллар шөгыльләнә. Аларның басулары да зур: 19–20 гектар тирәсе. Бер тапкыр шулай биләмәсе белән таныштырып йөрде дә кызыгып киттек. Беренче елны 100 кг сарымсакны кул белән утырттык. Уңыш әйбәт чыкты. Кызык булып китте. Икенче елны Оренбург өлкәсенә барып, 600 кг сарымсак алып кайттык. Бу эшләрнең барысы да үз акчабызга эшләнде инде. Сарымсакны һаман җиргә күмәбез, үрчетмәкче булабыз бит әле. Чыгымы гына бар, кереме юк. Икенче елны бер гектар утырттык. Шуннан эш китте кебек. Дүрт тонна сарымсак җыеп алдык. Эшкәртеп саттык. Эш зурга китә башлагач, агрегатлар алу турында уйлана башладык. Өченче елында, тракторсыз булмас дип, социаль яклау проектыннан файдаланырга булдык. Бизнес-план төзедек. Белмәгәнне өйрәттеләр, булыштылар. Бер кеше дә каршы төшмәде. 350 мең сум акчага трактор алдык. Иске генә булса да, үз эшен эшли. Быел менә дүртенче ел утыртырга җыенабыз сарымсакны.

Иң читене – урнаштыру мәсьәләсе. Шуңа килеп төртелдек. Уйлана башладык һәм җаен таптык. Чистартып, киптереп, он, төрле гранулалар ясап саттык. Башта  көнкүрештә кулланыла торган кечкенә генә җайланманы кулланып карадык. Аннан зур киптерү шкафлары алдык. Әлегә кулга зур акча кергәне юк. Әмма төшенкелеккә бирелмибез.  Тукай әйтмешли, «эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш…».

Портянур

Рәмис Кәбиров машиналар төзәтү эшенә кайчандыр хобби буларак керешкән.

– Арча көллиятен тәмамлагач, туган авылымда укытучы булып эшләрмен дип уйлаган идем. Үзем дә сизмәстән, машиналар арасында буталып калдым. Кечкенәдән әтием белән техника тирәсендә кайнашканга, күрәсең. Машина төзәтү хәзер төп кәсебемә әйләнде. Күптән түгел үзмәшгульлек программасына кереп, шактый ярдәм алдык. Хакимият башлыгы да гел хәлебезне белеп тора. Бүген дүрт кеше эшләп торабыз. Янәшәмдә – үз авылыбыз егетләре. Яшьләрнең бик өйрәнәсе килә. Үзләренең машиналарын ремонтлап китүчеләр дә бар. Мин болай эшләргә, тегеләй эшләргә кирәк, дип өйрәтеп кенә торам.

Авылдашлары әйтүенчә, башка сервислар кире каккан машиналарны да Рәмис алып кала, төзәтеп бирә икән. Татарстаннан да күп киләләр, ди. «Килгән бер генә кешене дә кире борып чыгарганыбыз юк. Барыбер берәр җаен табабыз», – ди остаханәдә эшләүче егетләр.

Мазарбашы

Фәдбир Хисмәтуллин атлар үрчетә башлаган. Иген игү белән дә шөгыльләнә. Үзе өйдә юк иде. Хәл-әхвәлләрен ярдәмчесе Әсгать Галәветдиновтан сораштык.

– Быел бер гектардан уртача 25 центнер уңыш алдык. Икмәкне урнаштыру – иң төп проблема. Сатарга урын юк. Бәяләр бик түбән. Сезон вакытында 20ләп кеше эшли. Әмма зарланмыйбыз. «Бизнес биш бармаклы булырга тиеш», – дип юкка гына әйтмиләр бит. Берсе «егыла» башласа, икенчесе шундук ярдәмгә килә дигән сүз инде бу. Шуны истә тотып, 2021 елдан бирле ат үрчетү белән дә шөгыльләнәбез. Халыкка ит сатабыз. Кая куйыйк, дип аптырап йөрмәс өчен, колбаса цехы булдырдык. Итне шунда эшкәртәбез. Шунысын да әйтим әле, ат үрчетү эшенә яшьләр бик тартыла икән. Ат чабышларында да катнашалар. Димәк, яшьләрне авылда калдыру өчен күңел биреп эшли торган шөгыль булдырырга кирәк, дигән фикергә килдек.

Андыйлар күп Мазарбашыда. Данис Мөхәммәтҗанов, мәсәлән, тимер эшенә тотынган. Заманында агроном белгечлеге алып чыккан ул. Туган ягына кайткач, җирле үзидарә башлыгы итеп сайлыйлар. Әмма җирлекләрне берләштерү сәбәпле, китәргә туры килә.

– Шуннан Мәскәүгә барып карадым. Юк инде, тегеләй итсәм дә, болай итсәм дә, туган авылга кайтасы килә генә бит. Болай «адашып» йөреп булмас дип, кайттым да тимер эшенә тотындым, – дип искә ала Данис.

48 мең сумлык грант откач, таш эшенә дә керешә ул. Рәсем ясарга һәвәслеге дә бик ярап куя. Авылдагы күп капкалар – аның хезмәт җимеше. Соңгы вакытта чардуганнар, кабер ташлары ясау белән шөгыльләнә.

– Зиратларны яңартырга исәп бар, – ди Данис. – Анда хәзер күп ташларда ни язылганын укып та булмый. Искергән инде. Укып бирүчеләр табылса, акрынлап эшкә тотынырга да мөмкин булыр иде.

Булышучылары да бар аның. Авылда чагында улы белән кулга-кул тотынышып эшли. Кызы исә күбрәк таш эшен якын итә, язу-сызу белән шөгыльләнә.

Авылның тагын бер егете Ришат Әхмәдуллин исә йортларны матур тәрәзә рамнары белән бизи. Аның 15 ел элек бу эшкә тотынуы очраклы гына килеп чыккан кебек. Бервакыт шулай йортын кирпеч белән тышлый ул. Тәрәзә рамнарына заказ бирә. Көтә-көтә арып бетә. Ахыр чиктә дус егете белән икәү ясап карарга булалар. Болай көтеп ятканчы, үзебез дә булдырабыз дип уйладык, ди Ришат, ул чакларны искә төшереп. Барып чыга. Аннары дус егетенә ясыйлар. Шуннан китә инде: күршеләр, туганнар заказ бирә. Кеше хакын хаклый торгач, баш-аяклары белән шушы һөнәргә кереп китүләрен сизми дә калалар.

– Бар нәрсә дә заказчыларның теләге буенча эшләнә, – ди Ришат. – Бизәкләрен үзләре уйлап табалар яки интернеттан алып тәкъдим итәбез. Бер караганда, милли бизәкләрне пропагандалаган кебек тә килеп чыга инде. Баштарак, татарларга гына кирәк инде бу, дип сөйләнгән марилар түзмәделәр, үз бизәкләрен табып, заказ бирә башладылар.

Егетләр башта гаражда эшлиләр. Сыймый башлагач, йортлары янында гына аерым бина төзиләр. Җәй көннәрендә эшләре бигрәк тә кызу: заказ бирүчеләр дә күп, ялга кайткан студентларның да кирәк-яракка акча эшләп китәселәре килә.

Кыскасы, үз һөнәрчеләре, үз кәсепчеләре бар Бәрәңгенең. Бер дә аптырап тормыйлар. Эшне нидән башларга белмичә тилмереп йөрүчеләргә менә дигән үрнәк бит инде.

Фәния Әхмәтҗанова 

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү