Мәдәни мирас объектлары ни хәлдә?

Тарихи кыйммәткә ия булган биналарны саклау буенча республикада нинди эшләр башкарыла? Татарстан Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әнә шул хакта сөйләштеләр.

Әлеге эшләр турында Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.

– Берничә объект реставрация көтә. Аларда без инде төп әзерлек этапларын уздырдык һәм фәнни-проект документларын әзерләдек, – диде комитет рәисе. – Гомумән алганда, бөтен республика буенча йөзләгән объектта эш алып барыла, аларның һәрберсе күз уңында. Һәйкәлләрне заманча файдалануга җайлаштыру – мөһим мәсьәлә. Шул ук вакытта үзенчәлеген һәм кыйммәтен саклап калу зарур. Бу гади бурыч түгел, әмма республикада уңышлы тормышка ашырыла.

Шулай итеп, тиздән Балтач районында XIX гасырда төзелгән Мортаза Мөлеков фабрикасы, Алабугада Екатерина прогимназиясе биналарында, Минзәлә драма театрында, Арча районының Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музеенда эшләр башларга ниятлиләр. Болардан тыш, исемлектә Бөгелмәнең «Халык йорты» һәм Мамадышта олимпия резервының республика спорт мәктәбе урнашкан сәүдәгәр Жуков йорты бар.

Бу җәһәттән Казанда нинди эшләр башкарыла соң? Янгыннан зыян күргән Алафузов театры бинасында төзекләндерү эшләре бара. «Мәрҗани» мәчетендә дә күптән көтелгән ремонт эшләре башланган. Фундаменты ныгытыла, фасады һәм түбәсе тәртипкә китерелә. Реставрация эшләре берничә этапта узар дип көтелә. Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы иң борынгы мәчетләрнең берсендә дә ремонт эшләре гөрли. Анда котельня һәм тәһарәт алу урыны җиһазландырылачак.

Узган ел Биектау районының Айбаш авылындагы мәчетнең манарасы ауган иде. Аллаһ йорты хәзер нинди хәлдә соң? Иван Гущин әйтүенчә, бу мәсьәлә хәл ителгән, ул да төзекләндерелә.

Быел  республикада 30дан артык мәдәни мирас объекты реставрацияләнә. Бу максатларга бюджеттан 4 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән. Иван Гущин билгеләп үткәнчә, эшләрне финанслау өстенлекле бурычларны һәм объектларның техник торышын исәпкә алып башкарыла.

Тагын бер борчыган мәсьәлә – Сөембикә манарасы торышы турында да белештек.

– Сөембикә манарасының кирпеч өлеше җимерелгән урыннар бар, әмма бүген аңа бернинди дә куркыныч янамый. Бинаны, лазер технологияләре кулланып, тикшерүләр үткәрелде. Манара тагын да авышкан, дигән мәгълүмат юк, – дип аңлатты комитет рәисе.

Ләйсән Сафина

Фото: russo-travel.ru


Фикер өстәү