Ана капиталын торак сатып алу өчен куллануны катлаудырырга җыеналар

Ана капиталын файдаланып торак сатып алу эше катлауланырга мөмкин. Россия Дәүләт Думасы депутатлары бала акчасын фәкать опека органнары рөхсәте белән генә тотарга рөхсәт итмәкче. Яңалык ана капиталын әле туздырырга өлгермәгән әти-әниләргә кагыла. Шул рәвешле, балага дип бирелгән түләүне законсыз рәвештә «тере» акчага әйләндерүгә чик куймакчылар. Тик фикерләр төрле.

Яңалыкны Дәүләт Думасының Төзелеш һәм ТКХ комитеты депутатлары тәкъдим иткән. Алар әйтүенчә, бу ана капиталы тирәсендә «кул уйнату» очракларын киметергә ярдәм итәчәк. Рәсми саннардан күренгәнчә, ил күләмендә әлеге төр түләүне законсыз рәвештә «тере» акчага әйләндерергә теләүчеләргә каршы ел саен 2–2,5 мең хөкем карары чыгарыла.

Ана капиталын «тере» акчага әйләндерү Россия Җинаять кодексының 159.2 маддәсе нигезендә тыела. Ул пособие һәм түләүләр алганда мошенниклык очрагы буларак бәяләнә.

– Канун проекты хуплау тапкан очракта, торак сатып алганда ана капиталын фәкать опека органнары рөхсәте белән генә файдаланырга мөмкин булачак, – дип ачыклык керткән Төзелеш һәм ТКХ комитеты депутаты Сергей Колунов.

Бүген исә бала акчасы кергән фатирны сатып, яңасын алырга теләгән әти-әниләргә генә опека органы ишеген шакырга туры килә. Әлеге юлны таптаган әни буларак, шунысын да әйтергә кирәк: бер дә җиңел эш түгел ул. Беренчедән, тиешле документны шактый озак әзерләсәләр, ә милек саткан-алганда һәр көн кадерле, икенчедән, сиңа кирәкле фатир сатучыларның опека органнары белән бик «бәйләнеп» торасы килми. Опека органнары яңа алыначак торакка да шактый таләпләр куя. Болар барысы да баланың хокукларын яклау өчен эшләнә, билгеле. Яңалык гамәлгә керсә, ана капиталы акчасына торак сатып алырга теләгән бөтен әти-әниләр бер хәлгә төшәчәк.

Россия Социаль фондының Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу елның беренче яртысында республикада яшәүче 9942 гаилә ана капиталын торак шартларын яхшыртуга файдаланган. Әлеге максаттан 5,9 миллиард сум акча тотылган. «Торак шартларын яхшырту – ана капиталын файдалануның иң киң таралган ысулы. Республикада сертификатка ия булучыларның 90 проценты түләүне шуңа тота», – диелгән идарәнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Билгеле булганча, ана капиталы программасы илдә 2007 елдан бирле гамәлдә. Баштарак аны гаиләдәге икенче сабыйга гына бирсәләр, 2020 елдан ярдәм чарасын тәүге тапкыр әти-әни булучылар да ала башлады. Әлеге акчаны торак шартларын яхшырту, балаларга белем бирү, әнинең булачак пенсиясе, инвалид баланы социаль адаптацияләү өчен товарлар (хезмәтләр) һәм балаларга айлык түләү өчен тотарга мөмкин. Ана капиталын җир, машина сатып алганда файдаланырга рөхсәт итәргә кирәк, дип тә әйтеп караучылар булды. Тик әлеге тәкъдимнәр хуплау тапмады.

– Яңалык милек базарында үтә күренмәлелекне тәэмин итәргә булышачак, – ди риэлтор Наилә Галиева. – Югыйсә намуссыз риэлторлар арасында ана капиталын «тере» акчага әйләндерү белән шөгыльләнүчеләр артканнан-арта. Авылда ялган документлар ярдәмендә иске йортларны чүп бәясенә сатып алалар да бала акчасын кесәгә салып куялар. Нәтиҗәдә чеп-чи татар авылларына да төрле милләт вәкилләре кайтып төпләнә.

Авыл язмышын өсте-өстенә закон чыгарып кына хәл итеп бетереп булмый анысы. Кайбыч районының Кошман авылында четерекле хәлдән чыгу җаен тапканнар әнә.

– Бездә читтән кайтып урнашучыларга бәйле проблема юк, – ди Кошман җирле үзидарә җитәкчесе Лилия Сафина. – Район үзәгенә якын булгангамы, Кошман буш йортлар күп булган салалар рәтенә керми. Яшьләр дә үзебездә кала. Авылдагы нигезне сатарга җыенучылар турында ишетсәк, йортны чит кешеләргә сатмасагыз иде, дигән тәкъдимебезне җиткерәбез. Мәҗбүр итеп әйтә алмыйбыз, билгеле. Киңәш кенә итәбез. Элек авылда ничек матур яшәгән булсак, хәзер дә шулай бердәм булып гомер итәсе иде. Хәзер җирле үзидарәләр йортны сатканны-алганны белмичә дә кала. Элеккеге кебек тәртип юк хәзер. Авылда бер йортны таҗик гаиләсе сатып алды. Алар белән баштан ук сөйләшеп куйдык. Җайлы кешеләргә охшаганнар. Балалары бакчага йөри. Бөтен районыбызда җәй көне ике генә балалар бакчасы эшли. Берсе район үзәгендә булса, икенчесе – бездә. 2020 елда авылда илле урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелде. Анда бүген кырыктан артык бала йөри. Быел авылыбызда тугыз бала туды. Димәк, киләчәккә өмет бар.

Фикер

Тимур КАКОХО, «Россия юристлары ассоциациясе»нең Татарстандагы төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе, Татарстан Иҗтимагый палатасының Хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый күзәтчелек буенча комиссиясе җитәкчесе:

– Кырыгалдарлар кешелек тарихында булган, бар һәм булачак. Тик төрле мошенниклык схемаларына каршы көрәш чарасы буларак, ана капиталы ярдәмендә торак сатып алу шартларын катгыйлатканда гаилә мәнфәгатьләре турында да онытырга ярамый. Сертификатка ия булучыларның акчаны тиешле шартларда тиз һәм үзләренә уңайлы итеп файдалану хокукын саклап калу зарур. Ни генә дисәң дә, вакыт – акча. Бу эштә һәр ике якның да мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш.

Ана капиталының күләме (сумнарда)

2022      Беренче балага         524500

Икенче балага          168600

Икенче балага*        693100

2023      Беренче балага         616300

Икенче балага          198100

Икенче балага*        814400

2024      Беренче балага         653900

Икенче балага          210200

Икенче балага*        864100

*Беренче бала 2020 елга кадәр туган булса

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү