Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында гомер итүче Фәния Сафина махсус хәрби операциядәге егетләр өчен өендә киемнәр тегә башлаган.
Ярдәм итәргә теләүчеләр дә килә икән. Олы йөрәкле Фәния апага Диләрә Мисбахова, Алия һәм Нәфисә Исламгалиевалар, Розалия Ибраһимова ярдәм итә. Март аенан бирле алар егетләргә 30 маскировкалы халат, 23 су үткәрми торган палатка, 100 калын кофта, 35 пар җылы саклаучы кием, 19 пар оекбаш, 2 җылы жилет, 2 спорт костюмы һәм эчке киемнәр теккәннәр.
Боларның барысы да егетләргә тапшырылган.