Балтачта махсус хәрби операциядәге ирнең гаиләсенә ярдәм иткән нәни волонтерны бүләкләделәр

Балтач урта мәктәбенең икенче сыйныфында укучы Әлим Мусин, дәү әнисе белән паркта ял иткәндә, үзләреннән ерак түгел урында бер төркем ир-атларның утын кисүен, яруын күреп ала.

Кызыксынучан малай аларның нәрсә эшләвен сорый. Хәрби операциядә булган ир-егетләрнең гаиләләренә утын әзерләүләрен белгәч, түзми: «Мин дә булышыйм әле»,- ди. Өлкәннәр шатланып риза була һәм Әлимгә яшенә күрә көче җитә торган эшләр дә табыла. Яшүсмер малайның бу гамәле район җитәкчеләренә дә барып ирешә. Аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырыла


Фикер өстәү