Татарстанда 53 яшьлек хатын-кыз уллыкка алган 22 яшьлек егеткә кияүгә чыккан

Ул гайбәтләрдән котылу өчен мөнәсәбәтләрен законлаштырырга карар кылган.

Казанда сәеррәк никах теркәлгән. 53 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалим берничә ел элек уллыкка алган 22 яшьлек Даниилга кияүгә чыккан. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

Айсылу – иҗат вәкилләре даирәсендә шактый ук мәгълүм җырчы. Телевидениедә стилист-визажист булып эшләгән. Скрипкада уйнау, җыр буенча музыка белеменә ия. Элегрәк үзенең студиясе булган. Ләкин моннан 10 ел элегрәк аны ябып, Казанның балалар йортында эшли башлаган. Шунда Даниил белән танышып, дуслашканнар.

Малай музыка белән шөгыльләнгән, бәйгеләрдә катнашкан. Әйбәт кенә урыннар алган. Озакламый икәүләшеп җырлый башлаганнар. Балага 14 яшь тулгач, Айсылу аны уллыкка алырга булган.
Хатын-кыз “Интертат” хәбәрчесенә белдергәнчә, ул гайбәтләрдән котылу өчен мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерергә карар кылган.

“Безнең никах – бөтенләй башка биеклектә. Бик бөек әйбер бу. Икебез дә нәкъ шулай уйлыйбыз”, – дип сөйләп үткән Айсылу.

Егет, үз чиратында, басма хәбәрчесенә белдергәнчә, яшь ул – сан гына. Ә Айсылуның йөрәге яшь, һәм ул аның фикерләрен һәрвакыт хуплый.
Сүз уңаеннан, Айсылуның, Даниилдан тыш, тагын җиде баласы бар икән.


Татарстанда 53 яшьлек хатын-кыз уллыкка алган 22 яшьлек егеткә кияүгә чыккан” язмасына фикерләр

Фикер өстәү