Акчадагы Казан символларына бәйле гауга турында: “Татарстан белән киңәшләшәсе иде”

Дәүләт Думасының ЛДПР депутаты Ярослав Нилов, Казан символларына бәйле гауга кубу сәбәпле яңа 1000 сумлыкларны чыгаруны туктатуга бәйле хәлне, кычытмаган җирне кашу, дип бәяләгән. Аның фикеренчә, тип-тигез җирдә барлыкка килгән проблема бу. Татарстан хакимиятендәгеләр белән киңәшләшкән очракта, мондый хәл булмас иде, дигән ул.

“Тип-тигез җирдә гауга чыккан. Акчаның бизәлешен эшләүчеләр андагы сурәтне төбәк белән килештергән очракта, андый-мондый хәл булмас иде. Казан Кремле территориясендә менә дигән православие чиркәве дә, менә дигән мәчет тә бар, алар бер фотосурәттә берсен-берсе тулыландырып торган булыр иде”, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Нилов искә төшереп үткәнчә, Үзәк Банкның тырмага тәүге генә басуы түгел инде. 10 ел элек, Соловкидагы хачсыз чиркәү сурәтенең ГУЛАГны хәтерләтүенә бәйле гауга чыгуын хәтерләүчеләр бардыр әле, дигән ул.
“Татарстан Республикасына килештерү, тәкъдим кертү үтенече белән мөрәҗәгать ителсә, бернинди дә проблема килеп чыкмаган булыр иде”, – дип белдергән депутат. Шул ук вакытта ул Татарстан хакимиятенең дин һәм милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә ниндидер киеренкелеккә юл куймау, тынычлык-татулыкны саклау мәсьәләсенә бик игътибарлы булуын басым ясап әйткән.

Исегезгә төшерәбез: дүшәмбе – 16 октябрьдә Үзәк Банк Казанның күренекле урыннары сурәтләнгән 1 мең сумлык кәгазь акчаны тәкъдим итте. Анда Татарстан Республикасының һәм татар халкының дәүләтчелеге тарихы музее, Сөембикә манарасы, шулай ук Иннополис сурәтләре чагылдырылган.
Кайбер телеграм-каналларда музейны чиркәү дип уйлап, православие хачы булмауга, шул ук вакытта акчада ярымай урын алуга ризасызлык белдергәннәр. Акчаны ”исламлаштыру” дип тә бәяләүчеләр булган. Ләкин Рус Православие чиркәве бу фикер белән катгый төстә килешмәвен белдергән.


Фикер өстәү