ТАССРның халык рәссамы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Владимир Попов вафат

100 нче яшендә ТАССРның халык рәссамы, Бөек Ватан сугышы катнашучысы Владимир Попов вафат. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.

Владимир Александр улы 1924 елның июнендә Мариупольдә туган. Казан сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, 1951 елдан 1983 елга кадәр Татар сәнгать фондында эшләгән.

Индустриаль һәм архитектура пейзажлары булдырган, шул исәптән «Шәһәрләр үсә», «Нефть Татария», «КамАЗ» һәм башкалар.

1975 елда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1975 елда ТАССРның халык рәссамы, 2003 елда Россиянең атказанган рәссамы исемен ала.


Фикер өстәү