Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга һәм уздырырга кушты

Шәһәр һәм район җитәкчеләренә Халыклар бердәмлеге көне хөрмәтенә тантаналы чараларны югары дәрәҗәдә үткәрүне тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Киләсе атнада, 4 ноябрьдә, безнең илдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Аның мөһим тарихи әһәмияте бар. 411 ел элек күп милләтле халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә. Бүген бу бәйрәм илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә бердәмлегебезне символлаштыра, Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның этномәдәни күп төрлелеген һәм бердәмлеген чагылдыра», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, барлык шәһәрләрдә һәм районнарда тантаналы чаралар оештыру планлаштырыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасы экспозициясе Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында тәкъдим ителәчәк. Ә 3 ноябрьдә «Казан Экспо»да «Безнең йорт — Татарстан. Россия» этномәдәни фестиваленең гала — концерты була.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү