Телеңне күрсәт! «ВТ» хәбәрчесе республикадагы татар мәктәпләрендә фәннәрне туган телдә укыту мәсьәләсен тикшерде

«Телне саклау проблемасын фәннәрне туган телдә укытып кына хәл итәргә мөмкин». Халык укытучысы, Казандагы 2 нче татар гимназиясенең элеккеге директоры Камәрия Хәмидуллина Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында шулай дип белдерде. Аның әлеге фикере «ВТ» хәбәрчесен республикадагы татар мәктәпләрендә фәннәрне туган телдә укыту мәсьәләсенә кабат әйләнеп кайтырга этәрде.

Авыл телне саклыймы?

Гадәттә, татар мәктәпләре турында сүз чыкканда еш кына, башкалада Казандагы 2 нче татар  гимназиясеннән башка саф татар мәктәбе юк, дигән фикерне ишетергә туры килә. Шәһәрдә түгел,  хәтта татар авылларында да балалар русча сөйләшә бит хәзер.

Балтач районының Бөрбаш мәктәбендә 145 бала белем ала. Директор Мәлик Сибагатуллин әйтүенчә, 1–9 сыйныфка кадәр укучылар барлык фәннәрне дә туган телдә укый. Ә югары сыйныфта – ике телдә. Сәбәбен Россия Мәгърифәт министрлыгы тарафыннан шулай куелган дип аңлатты ул.

–  Авылда малайлар өчен  оештырылган пансионатта илнең, республиканың төрле төбәкләреннән килгән балалар тәрбияләнә. Алар бездә укый. Әти-әниләре улларын, туган телне онытмасыннар, дип китерә, – ди Мәлик Сибагатуллин. –  Укытуны татарча оештыру район мәгариф оешмасы, башкарма комитеттан ук башлана. Алар: «Татарча укытыгыз», – диләр. Дәреслекләр җитә. «Безгә татарча кирәкми», –  дигән әти-әниләр бөтенләй юк.

Балык Бистәсе районының Күгәрчен мәктәбендә 88 бала укый. Директор Марсель Мингарипов белдергәнчә, татар мәктәбе булса да, БДИга әзерләнү өчен кирәкле фәннәрне 7 нче сыйныфтан русча  укыталар. Рус теленнән  башка да булмый.  Авылдан чыгып киткән балага ул тормышта кирәк.

– Уку ике телдә алып барыла, әмма өстенлекне татар теленә бирәбез. 9 нчы сыйныф укучыларының барысы да республика имтиханын  сайлый. Татар теленнән имтихан нәтиҗәләре бик әйбәт. Укучылар төрле  конкурсларда катнаша. Татар әдәбияты буенча халыкара олимпиадада призерларыбыз бар, – ди Марсель Мингарипов.

«Татарсызлыгым түгел»

Каладагы вазгыятьне дә белештек. Алабуга шәһәрендәге 1 нче татар гимназиясенең директор урынбасары Люзия Вагыйзова әйтүенчә, коллективтагы 32 укытучының барысы да татарча яхшы белә. Әмма  әти-әниләр заказы буенча, укыту ике телдә алып барыла. 9–11 сыйныф сынауларына, алга таба югары  уку йортларына укырга керүгә бәйле бу. Башлангыч мәктәптә татарчага күбрәк игътибар бирергә тырышалар. Зуррак сыйныфларда хәл башкачарак. Әмма тәрбия чаралары, ата-аналар җыелышлары татарча оештырыла.

– Күпме генә, татар теле кирәк, дисәк тә, югары уку йортында русча укыту  яхшырак дип уйлыйм. Бу – татарсызлыгымнан түгел.  Әгәр рус  телендә белем алсаң, башка җирдә дә эшләп була. Татарча укысаң, Татарстанда гына. Яшьләр заманча карашлы, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карарга тели. Хәзер  узган гасырның туксанынчы елларындагы әти-әниләр әби-бабай булды. Татар теле дип кенә егылып китми алар. Яңа буынга исә татарча, русча, инглизчәне  камил белү кирәк, – ди  33 ел буе татар теле укытучы  урынбасар. – Әти-әниләр, фәннәрне татарча гына укытыгыз, дисә, укыта алабыз. Әмма дәреслекләр җитми. Совет чорындагылары искерде. 6–11 сыйныфларда татар теле һәм әдәбият дәресләрен электрон әсбап кулланып укытабыз.

Татар теленә күчеп беткән очракта укучылар саны кимеячәк, дип фаразлый Люзия Вагыйзова  Бүген гимназиядә  428 бала укый. Бу – әйбәт сан. Соңгы вакытта 1 нче сыйныфка  өчәр төркем туплый башлаганнар. Әмма чатнатып татарча сөйләшә, укый торган балалар азайган. Моңа кадәр укырга кергән егет-кызлар татарчаны белсә, башлангыч сыйныфларда рус телле балалар үсеп килә.

Ханә Сөләйманова моңа кадәр 24 ел Тукай районының Калмаш авылы мәктәбендә, аннан  Чаллыдагы 79 нчы лицей-интернатта татар теле һәм әдәбияты укыткан. Казанга килеп эшли башлавына – җиденче ел. Башта Казандагы   149 лицейда белем бирсә, хәзер шәхси мәктәптә татар телен өйрәтә.

– Әгәр бала башка предметларны да туган телендә өйрәнә икән, аның үз туган телендә аралашу даирәсе киңәя, күбрәк кеше белән татар телендә аралаша, үз туган телендә фикерли дигән сүз. Башка фәннәр дә татар телендә укытыла икән, мәктәптә балаларга туган телендә иркенләп аралашу мохите тудырыла дигән сүз бит, – ди ул.

 «Милли мәктәп» төшенчәсе юк

Татар мәктәбе булгач, укыту татарча гына булырга  тиешме? Кайсылары чын татар мәктәбе? Бу сорауны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли  мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиковка бирдек.

Ул «Мәгариф турында»гы федераль законда  «милли мәктәп» дигән төшенчә юк дип аңлатты. Бу мәсьәләне федераль үзәктә узган чараларда да күтәреп караганнар, әмма әлегә мәсьәлә үзгәрешсез кала  бирә. Менә шул төшенчәне законга кертергә кирәк.

– Бүген республикада 600 татар мәктәбе эшләп килә. 2 нче гимназия Казанда иң алдынгы мәктәп булып  санала.  Арада 171  нче мәктәп, 149 нчы лицей һәм башка гимназияләр дә бар. Әмма анда барлык фәннәр дә татарча укытыла дип әйтә алмыйм. Әти-әниләр йогынтысында, БДИны русча бирергә кирәк дип, фәннәрне русча укытуга күчү процессы бар. Мин бу күренешне юк дип әйтә алмыйм,  – диде ул.

Илгиз Халиков әйтүенчә, законда «мәктәпнең мөмкинлекләре» дигән төшенчә бар. Әгәр  теге яки бу уку йортында милли телдә белем бирү мөмкинлеге юк икән, анда туган телне өйрәнергә шартлар тудыру мөһим. Бу – татар теле укытучысы һәм федераль исемлеккә кергән дәреслекләр булдыру дигән сүз. Шушы  ике фактор гамәлгә ашсын өчен, әти-әниләрнең гариза язуы кирәк.

– Менә бу – көнүзәк мәсьәлә. Татар гаиләсе туган телен гариза язып сайлый икән, димәк, бу милли үзаңның тиешле дәрәҗәдә булуын күрсәтә. «Милли маркер»  дип йөртәм мин моны. Әгәр әти-әниләр туган телне сайламый икән, без төркемнәр туплый һәм тиешле дәрәҗәдә татарча укыта алмыйбыз. Мәктәпләр билгеле бер микрорайонга беркетелгән. Анда төрле милләт вәкилләре дә яшәргә  мөмкин. Шуңа күрә без аларның да хокукларын уйларга тиеш, – ди ул. – Татарча укыту өчен мәктәпнең җитәкчесе һәм укытучылар коллективы күп көч куярга тиеш. Әти-әниләр мәктәпне иң беренче чиратта директорга, андагы укытучыларга карап сайлый. Шуңа күрә җитәкченең приоритетларны дөрес итеп куя белүе кирәк. Казан мәктәпләре директорлары башка милләттән булуга карамастан, укучыларның 90 проценты  татар телен сайлаган очраклар бар.

Аның әйтүенчә, туган телдә белем алучылар БДИны начар бирә дигән сүз дөрес түгел. Алар сынауларны яхшы балларга тапшыра. Казандагы 2 нче гимназия укучысы Рамил Баһавиев  дүрт фәннән – 399,  Кукмара районының Ядегәр мәктәбе укучысы Инсаф Фәйзрахмановның 393 балл туплавы  моңа бер дәлил.

Фикер

Камәрия Хәмидуллина, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы:

– Милләтнең, милли мәктәпнең киләчәге – үз фәнен туган телдә укытучы  кулында. Милләт язмышын татар теле укытучылары гына хәл итә алмый. Ни өчен дигәндә, алар һәр коллективта 5 проценттан артмый. Тел һәм милли мәгариф проблемаларын гаилә дә хәл итә алмый. Аларның тел байлыгы, тел белү дәрәҗәсе нык саекты. Телне саклау проблемасын фәннәрне ана телендә укыта торган милли мәктәпләр генә хәл итә ала.

Инсаф Фәйзрахманов, БДИда дүрт фәннән 393 балл туплаган укучы:

– Милләт язмышын татар теле укытучылары гына  хәл итә алмый шул. Өйдә татарча сөйләшмәсәң, бала барыбер күп очракта татар телен кирәкмәскә саный башлый. Күп очракта әти-әниләр дә, имтиханнар русча дип, үзләре өнди.

Татар теле укытучылары күбрәк булса да, татар теле дәресләре саны артмый. Ул укытучыларның укучылар белән уртак тел таба белүе дә кирәк. Күп кенә татар, ләкин татарча белмәгән танышлардан ишеткән бар: “Татар теле укытучысы белән уртак тел табып булмый иде, шуңа татар телен өйдә дә байкотировал”.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү