Ун укытучының тугызы дәрестә цифрлы технологияләр куллана

Укытучыларның 90 проценттан артыгы укыту процессында мәгълүмати технологияләр куллана. Һәр унынчынчысы үзен бу өлкәдә “бик яхшы беләм” дип саный. «Актион Образование» белгечләре китергән саннар бу.

– Күбесе үзен “4ле”лек беләм дип бәяләгән. Бу – начар күрсәткеч түгел. IT өлкәдә алар үз белемнәренә ышана, – ди эксперт-юрист Анна Ивлева. – Күп очракта педагогларның яше дә йогынты ясый. Ни өчен дигәндә, мәктәптә 20–30 яшьтәге укытучылар күп түгел. 30–40 яшьтәгеләр –15 процент. Өлкәннәргә мәгарифтәге яңа тенденцияләрне кабул итү, аны укучыларга өйрәтү җиңел бирелми. Әмма бу алар үзгәрешләргә каршы дигән сүз түгел. Киресенчә, алар 3D модельләштерү, программалаштыру кебек яңа белемнәр тупларга тели.


Фикер өстәү