Зур яшь аермасы – гаиләнең бәхетеме, бәхетсезлегеме?

Мәхәббәткә киртә юк, диләр. Яшь аермалары 10–20 ел булган парларны күрү гаҗәп күренеш түгел. Мондый никах нигезендә нәрсә ята? Зур яшь аермасы – гаиләнең бәхетеме, әллә бәхетсезлегеме? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап табарга тырышты.      

Мәхәббәтнең яше юк

– Ирем белән 23 яшемдә таныштым. Миннән күпкә өлкәнрәк булгач, башта шикләнгән идем, соңыннан ниятләренең җитди булуын аңладым. Шулай күндем инде, матур гына йөреп киттек, гаилә кордык. Тик яшь аермасы безгә киртә булыр, дип уйламаган идем, – ди үзеннән 20 яшькә өлкәнрәк иргә кияүгә чыккан әңгәмәдәшебез. – Әйбәт яшибез, һәр сүземә «ярар» дип кенә тора. Тик ул – бик коры кеше. Ирләре белән күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче бәхетле парларга кызыгып куям кайчак.

Үзеннән өлкәнрәк хатынга өйләнгән ир-атны җәмгыятьтә күп вакыт аңлап бетермиләр. Хатын-кызга исә бераз гаепләп тә карыйлар.

– Яшь чакта кемдер миңа, үзеңнән 10 яшь кече егеткә кияүгә чыгарсың, дисәләр, кычкырып көләр идем, – ди Чаллыда шәфкать туташы булып эшләүче 42 яшьлек Руфия. – Ирем, көн дә артымнан йөреп, үзенә каратты. Без инде хәзер 12 ел бергә яшибез. Аның миннән яшьрәк булуының искә төшкәне дә юк. Тормышны тулысынча ирем алып бара. Гаилә бюджетын да, балаларга бәйле сорауларны да хәл итә. Мин аның сүзеннән чыкмыйм, ул да минекенә колак сала. Мәхәббәтнең яше юк аның.

Билгеле шәхесләр арасында да яшь аермасы зур булган гаиләләр күп. Шундый парларның берсе – Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла белән Рузия Батуллина. Аларның яшь аермасы – 17 ел.

– Яшь аермасы сизелми һәм сизелмәде дә. Бер-беребез белән аңлашып, уртак фикергә килеп яшибез. Һәрнәрсәгә карашыбыз бертөрле. Көнкүрештә дә, балаларны тәрбияләү мәсьәләсендә дә шулай булды. Бер-беребезгә ярашып яшибез. Яраклашып түгел, ярашып. Яраклашып яшәү – анысы башка нәрсә. Андый парлар да бар, – дип сөйләде Рабит ага. – Рузия – белгечлеге буенча икътисадчы. Тормышта да бик төгәл ул. Ә мин гел иҗат эше белән яшәдем.
Шөкер, 40 елга якын бергә матур гына яшәп ятабыз.

Сөйләшүгә Рузия апа да кушылды:

– Яшь ир белән торып карамагач, мин аның нәрсә икәнен белмим. Мин кияүгә соңарып кына – 31 яшем тулгач чыктым. Яшь аермасы зур булганы сизелми. Хәзер бигрәк тә. Чөнки ул иҗат белән яшәде һәм яши, гел хәрәкәттә. Аңлашып яшәдек, вак-төякне җиңел генә уздырып җибәрсәң, тормыш үз көенә бара инде ул.

Татар эстрадасы җырчылары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең яшь аермасы – 13 яшь. Салават Миңнеханов фикеренчә, бу берничек тә бәхеткә киртә була алмый.

– Яшь аермасы гаилә тормышында бөтенләй сизелми. Бер каршылык та юк. Аңлашылмаучанлыклар була, әмма алар әллә ни җитди түгел. Фильмнар мисалында карыйк. Әйтик, «Звездные войны» фильмы хакында фикер алышып булмады. Гүзәлем аны белми. Менә шунысы бар, – ди җырчы, уенын-чынын бергә кушып. – Яшь хатын яшәртә дә, картайта да, чәчне дә агартырга мөмкин (көлә). Минемчә, нинди яшьтә булуың мөһим түгел. Гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Өйдәге тынычлык та, ир-атның кәефе дә. Бу хатын-кызның яшенә генә бәйле түгел.

Алтын урталык бармы?

Ир белән хатын арасындагы яшь аермасы җәмгыятьтә бәхәс тудырмый калмый инде ул. «Әтисе яшендә бит», «Кай җиренә карады икән», «Акчасына кызыгып чыккандыр» дигән сүзләрне еш ишетәсең. Кайберәүләр: «Ир белән хатын бер яшьтә булса, алар уртак телне җиңелрәк таба», – дисә, икенчеләре: «Берең тәҗрибәлерәк булу яхшырак», – ди. Алтын урталык кайда соң?

Гаилә корган парның яшьтәшләр яки ир-атның хатыныннан аз гына өлкәнрәк булуына күнеккән без. Психологлар да, ныклы гаилә булдыру өчен, ир-ат белән хатын-кыз арасындагы яшь аермасы 5–6 ел булырга тиеш дип саный.

– Психоэмоциональ яктан караганда, ир хатыныннан 5–6 яшькә өлкәнрәк булса хәерле. Алар икесе дә тигез: социаль, матди яктан да, белем дәрәҗәсе белән дә, икесенең дә тормыш тәҗрибәсе тупланган – кыскасы, бөтен яктан бер-берсенә туры киләләр. Болар барысы да ныклы гаилә нигезе булып тора. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, мондый парлар күбрәк бала алып кайта, – ди психолог Фәйрүзә Һадиева.

Яшь аермасы зур булган парларның бер-берсенә тартылу сәбәбе нидә соң? Фәйрүзә Һадиева фикеренчә, андый мөнәсәбәтләр, нигездә, балачактагы күңел җәрәхәтләренә барып тоташа.

– Хатын-кыз үзеннән күпкә өлкән ир-атка тартыла икән, димәк, кызның әтисе булмаган яисә булып та, кызына җитәрлек игътибар һәм мәхәббәт бирмәгән. Өлкәнрәк ирләр тәҗрибәлерәк, акыллырак, төплерәк була. Кызны әнә шул сыйфатлар җәлеп итә дә инде, – ди белгеч. – Киресенчә дә була ала. Әнисеннән алмаган энергияне, назны егет үзеннән өлкәнрәк хатын-кыздан өмет итә.

ФИКЕР

Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллының «Ак мәчет» имам-хатыйбы: 

–  Исламда хатын иреннән өлкәнрәк булган никах үрнәге – Хәдичә белән Мөхәммәд (с.г.в.). Пәйгамбәребез 25 яшендә үзеннән 15 яшькә өлкәнрәк Хәдичәгә (р.г.) өйләнә. Шуңа да карамастан, аларның иң бәхетле парларның берсе булуы мәгълүм. Хәдичә пәйгамбәребез (с.г.в.) өчен хатын гына түгел, авыр вакытларда таяныч та, киңәшче, дус, сердәш тә була белгән. Хәдичә Мөхәммәд (с.г.в.)нең беренче хатыны булган һәм пәйгамбәребез ул үлгәнче башка хатынга өйләнмәгән. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) яшәү рәвеше – безнең өчен үрнәк. Ул үзенең бөтен яшьлеген, ягъни 53 яшькә кадәрге гомерен фәкать шул бер хатыны белән генә уздыра һәм, гомере узган саен, аның хатынына карата мәхәббәте һәм ихтирамы арта гына. Бу, үзара мөнәсәбәтләр тәкъвалыкка һәм гаделлеккә корылганда, мәхәббәтнең яшькә карамавын күрсәтә һәм аның бүгенге, күпчелек яшьләр күзаллаганча, нәфес теләкләренә түгел, бәлки үзара ихтирамга һәм югары максатларга нигезләнгәнлеген белдерә.

 

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү