Риман Гыйлемханов: Тыныч халыкны тере калкан итү шушы була инде ул

«Васильево» шифаханәсенә икенче килүем. Миңа монда нарат урманы һавасы, кешеләре ошый. Тик быел ял итәргә килүчеләр ничектер башкарак, сәеррәк тоелды: балалы ялгыз хатыннар, таякка таянганнар күбрәк иде. Телләрендә дә бераз ятрак акцент сизелгәндәй булды (русларның көньяк сөйләме иде бугай ул), күп сүзләрне йомшак әйтәләр.

Күрше бүлмәдән бер абзыйны коляскага утыртып алып чыгалар да, ике култыгыннан алып, аякка басарга булышалар. Аннан таякка таяна да теге якка биш адым, бу якка биш адым дигәндәй атлап йөрергә өйрәнә башлый бу. Түзмәдем: «Сез кайдан?» – дип сорадым. Мине баштан-аяк күздән кичерде дә, бераз шикләнеп, күзләремә карады. Әйтергәме-юкмы, дип икеләнә кебек иде ул. Теләр-теләмәс кенә: «Издалека», – дип куйды. Артык төпченергә уңайсызландым, шулай да: «А что с ногой?» – дидем. Икебез дә таяклы булгангамы, сүзләр ялганып китте тагын үзе.

Мариупольдән килгәннәр икән болар. «Болар» дигәнем – үзе, хатыны һәм яшүсмер бер кыз. Аны да нигәдер җитәкләп йөриләр. Хуҗа кеше үзенең исем-фамилиясен тулысынча әйтмәде: «Федорович мин», – дип кенә куйды. Күрәсең, бөтенләй ачылып китәргә шикләнә иде. 2022 елда Мариупольне Украина милләтчеләреннән азат итү өчен махсус операция барганда, Федорович яшәгән йортка снаряд төшкән. Ничек исән калганнардыр, ул моны анык кына аңлата алмый. Чөнки снаряд кыйпылчыклары тиеп, аңын югалткан, хатыны җитәкләп йөрткән кыз – оныклары икән, ул да снаряд төшеп имгәнгән, хатыны өйдә булмаган. Ул моңа куангандай итә, тик: «Картаймыш көнемдә йортсыз-җирсез калдык», – дигәч, күзләре тагын яшьләнә.

Мариуполь вакыйгалары күз алдында әле, аларны телеэкраннар аша туктаусыз күрсәттеләр, интернет сайтлары да төрле мәгълүматлардан ташып торды. Ә Федорович – шул вакыйгаларның тере шаһиты һәм үзеннән берни дә өстәп сөйләми иде. Мин моны кистереп әйтә алам, чөнки Мариуполь хәлләрен төрле, хәтта башка идеологиягә хезмәт иткән мәгълүмат чаралары аша да шактый өйрәндем. Ә бу юлы Федорович сөйләгәннәрдән чыгып кына язам. «Көнчыгыш Украинада тормышыбыз бик әйбәт, мул иде. Тик Көнбатыш безгә тынгылык бирмәде, андагы халык Польша, Австрия белән иснәшеп яшәде», – ди ул.

Аның әйткәннәренә куәт итеп, бер-ике сүз өстим әле. Заманында Украинаның көнбатышындагы шактый җирләр Польша һәм Австриянеке була, шуңа күрә әлеге ике ил, элекке җирләрен кире кайтару өчен, теләсә нинди адымга барачак. Аларның фашистик режимны яклавы да күпмедер дәрәҗәдә җир өчен талашка бәйледер, дип уйлыйбыз.

Ярый, хәзергә тарихка бик үк эчкә кермик. Федорович әйтүенчә, махсус хәрби операция башлангач, Киев режимы яклылар Мариуполь халкын шәһәрне ташлап чыкмаска өндәп йөргәннәр. Янәсе, бернинди сугыш булмас, булса да, шәһәр читендә бер-ике көн чәкәләшеп кенә алырлар. «Ә үзләре бөтен торак йортларны, ясле, мәктәпләрне ныгытмаларга әйләндереп бетерделәр», – ди Федорович.

Тыныч халыкны тере калкан итү шушы була инде ул. Мондый тактиканы Бөек Ватан сугышында фашистлар да еш кулланган.

Без сөйләшеп торганда, яныбызга бер әби килеп туктады. Луганскидан икән. Үземчә провокацион сорау биргән булам: «Сезне кем утка тотты?» – дим. «Зеленский, конечно», – ди әби. Нәрсәдер әйтеп сүгенмәкче иде, уңайсызланып туктап калды.

«Васильево» шифаханәсе үзенә 140 тирәсе качакны сыендырган булган. Хәзер алар утыз бишләп кенә. Кайберләре үзләренә пар табып гаилә корган, эшкә урнашкан, кайберләре туган якларына кайтып киткән.

«Ә сез нишләмәкче буласыз, китәсезме, Татарстанда каласызмы?» – дип сорыйм Федоровичтан. Туган-торган нигезгә бик кайтасылары килә аларның. Тик менә оялары туздырылган. Федорович: «Путин нам поможет», – ди. Алар җимерелгән шәһәрнең торгызылачагына ышанып яшиләр, ә үзләренә сыену урыны биргән Татарстанга бик рәхмәтлеләр. «Народ у вас очень хороший, очень гостеприимный», – диләр. Яхшы сүзегезгә рәхмәт инде. Без – шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып яшәргә өйрәнгән халык шул.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү