Махсус хәрби операциядәге солдатларга “УАЗ” автомобилен җибәргән Таисия Балаева вафат

Махсус хәрби операциядәге солдатларга халык телендә “буханка” дип йөртелүче “УАЗ” автомобилен җибәргән Бөгәлмә шәһәрендә яшәүче Таисия Балаева вафат булган.

Балаева Татарстан Дәүләт Советына Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатенә чакырылган иде. Район башлыгы Линар Закиров туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашты.

Таисия Балаева актив һәм көчле хатын-кыз булган, аны барысы да яраткан. Ул 1950 елда туган һәм үз гомерен Бөгелмәдә үткәргән. Хушлашу бүген, 6 ноябрьдә, Бөгелмәдә була.

“Җитте боларга җәяү йөрергә!”: Татарстанда 73 яшьлек әби махсус хәрби операциядә катнашучыларга “буханка” җибәргән


Фикер өстәү