Ире аркасында аяксыз калган Минзәлия Миңнебаева: «Аяклар тоймаса да, эшкә чыгарга туры килде»

Казанның Имәнлек урамында гомер итүче Минзәлиянең язмышын бәян иткән идек инде. Хәтерләсәгез, аны үзе эшләгән кибеткә килеп, элеккеге ире яралады. Шулчакта табиблар да озак яшәмәс дигән була. Өйдәге өч баласы, газиз әнисе хакына савыга ул.

– Элеккеге ирем балаларны үзенә алып торгалый иде. Ул көнне дә авылга алып китәсе килде. Мин каршы килмәдем, әмма бер кызыбыз, кайтмыйм, диде. Аны-моны уйламадым, эшкә киттем. Әмма аннан инде үз аякларым белән кайтырга насыйп булмаган икән, – дип искә ала Минзәлия. – Умыртка баганасына һәм бөерләремә зыян килгән иде. 2 литрга якын каным аккан. 6 нчы хастаханәгә алып барганнарын хәтерлим. Әмма үземнең кыяфәтемне күргәч, аңсыз егылганмын. Төш булганмы, әллә башка нәрсәме, бер күренеш истән чыкмый. Янымда ап-ак киемнәрдән күп кешеләр басып тора. Алар нидер эшли. Арада бик озын буйлысы да бар. Анысы карап кына тора. Шунда мин, үлдем, ахры, балаларым кайда икән, дим. Тар гына тишеккә төшеп барам. Шул чакта мине өскә күтәреп җибәрделәр. Табибның, йоклый гына күрмә, дигән сүзеннән аңга килдем.

Минзәлия әкренләп савыкты. Әмма әле дә билдән түбән өлеше сизми. Күптән түгел инвалидлыгын озайтыр өчен медицина тикшерүе узган була. Табиблар аны сәламәтләнгән дип таба һәм lll группа бирәләр.

— Умырткалыгым бик сызлый. Операция дә ясатып булмасмы дигән идем. Анализлар бирергә кирәк. Хәзер аларны түләүле үтәсе. Нерв җепселләре күчереп утыртсаң, бәлки үзгәреш тә булыр иде. Ул операцияне Санкт-Петербургта гына ясыйлар. Аның өчен акча кирәк. Әмма күңелемне төшермим, — ди ул. — Тормышны алып барырга кирәк. Эшкә чыгарга туры килде. Сызлансам да түзәм инде. Аякта көчкә басып торсам да, арбада утырмагач, ll группа инвалидлыгымны калдырмадылар шул. Аллаһы Тәгалә ташламас әле.
Минзәлиянең бу проблемасын тиешле органнарга җиткерербез дип уйлыйм. Бүген аның туган көне. Бергәләп сөендерик әле.

Минзәлия Миңнебаевага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен аның исемендәге Саклык банкы (Сбер) картасы 89046694321 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү