Ире аркасында аяксыз калган Минзәлия Миңнебаева: «Мин үлгән идем»

Гомерең бетмәсә, яшисең икән! Казанның Имәнлек урамында гомер итүче Минзәлия әнә шулай ди. Хәтерләсәгез, аны үзе эшләгән кибеткә килеп, элеккеге ире яралаган иде. Шулчакта табиблар да озак яшәмәс дигән була. Өйдәге өч баласы, газиз әнисе хакына савыга ул. Әмма әлегә аякларына басып йөри алмый. Йөрер өчен ярдәм кирәк.

Узган ел бөтен Казанны шаулаткан куркыныч вакыйгйадан соң без Минзәлиянең балалары белем алган мәктәп җитәкчелеге белән элемтәгә кереп, аңа ярдәм дә оештырган идек. Инде хәзер үзе белән сөйләшергә насыйп булды.

– Элеккеге ирем балаларны үзенә алып торгалый иде. Ул көнне дә авылга алып китәсе килде. Мин каршы килмәдем, әмма бер кызыбыз, кайтмыйм, диде. Аны-моны уйламадым, эшкә киттем. Әмма аннан инде үз аякларым белән кайтырга насыйп булмаган икән, – дип искә ала Минзәлия. – Умыртка баганасына һәм бөерләремә зыян килгән иде. 2 литрга якын каным аккан. 6 нчы хастаханәгә алып барганнарын хәтерлим. Әмма үземнең кыяфәтемне күргәч, аңсыз егылганмын. Төш булганмы, әллә башка нәрсәме, бер күренеш истән чыкмый. Янымда ап-ак киемнәрдән күп кешеләр басып тора. Алар нидер эшли. Арада бик озын буйлысы да бар. Анысы карап кына тора. Шунда мин, үлдем, ахры, балаларым кайда икән, дим. Тар гына тишеккә төшеп барам. Шул чакта мине өскә күтәреп җибәрделәр. Табибның, йоклый гына күрмә, дигән сүзеннән аңга килдем.

Минзәлия бер атна буе авыр хәлдә ята. Аның бөтен эчке органнарын кузгаталар. Бөергә дә катлаулы операция ясала. Кая анда элемтәгә чыгу! Үз хәле хәл була. Авылда яшәүче әнисенә хәбәр килә: Минзәлия үлгән! Нишләргә дә белмәгән ана Казанга чыгып китә. Морглардан кызының мәетен эзли. Бөтен хастаханәне әйләнеп чыга. Таба алмагач, авылга кайтып китә. Өйгә керешкә, телефоны шалтырый. «Кызыгыз исән», – диләр. Эченә җылы кергән ана, оныкларын эзләп, тагын Казанга чыгып китә. Ә аларны балалар йортына илтеп тапшырырга өлгергән булалар инде. 75 яшьлек әбиләре оныкларын юллый башлый.

– Балаларым да мине үлгән дип белгән. Сабыйларымны «Дом малютки»га илткәннәр. Өчесе дә төн буе әни дип елап чыкканнар. Әнием эзләп тапканда аларны инде төркемнәргә бүлгән булалар. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, әнием оныкларын 6 айга тәрбияләп торырга рөхсәт алган. Хәлем уңайлануга яныма әнине керттеләр. Мин аның алдында башымны иям. Апам һәм әнием булмаса, нишләр идем икән… – ди Минзәлия.

Менә шулчакта күңеле тулып китте үзенең. Күпме күргән, моңарчы да әллә ничә кат үлемнән калган Минзәлиягә киредән тормышка кайту җиңел булмый. Авыр хәлләрен җиңеләйтер өчен психологлар ярдәме кирәк була үзенә. Балаларны тынычландыру өчен дә күп тырышырга туры килә.

– Газета аша миңа ярдәм кулы сузган һәр кешегә чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Бик кыйммәтле 35 укол ясадылар. Барысын да изге күңелле кешеләр күчергән акчага алдылар. Авылдашларыма, сыйныфташларыма, институтта бергә укыган кызларга, туганнарыма, энекәшемә, «Ашан» кибетендә бергә эшләгән хезмәттәшләремә, үзем яшәгән йорттагы барлык кешегә, балаларым укыган мәктәп коллективына, сезгә, мине белгән һәм белмәгәннәргә рәхмәт кенә укыйм. Минем бик тә атлап кына түгел, йөгереп йөрисем килә. Әлегә аяклар гына тыңлап бетерми. Арка миенә зыян килгән. Табиблар, ныклап йөри алыр өчен 2 ел вакыт кирәк, диләр. Башта арбада йөргәнемә сөендем. Хәзер исә тотынып атлавыма шатмын, – ди Минзәлия. – 6 нчы хастаханәгә эләгүем аркасында исән мин. Андагы табибларның ярдәмчеллеген күрсәгез иде. Шәфкать туташлары, санитаркаларга кадәр җаны-тәне белән гомерем өчен көрәште. Тән ярамны гына түгел, күңелне дәвалады алар. Әмма шулай да бирешмим әле мин. «Әнием» дип торган өч балам бар. Әнием, туганнарым исән-сау. Мин күпләргә кирәк. Тикмәгә генә теге дөньядан кайтарып җибәрмәгәннәрдер инде.

 Минзәлия Миңнебаевага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен аның исемендәге Саклык  банкы (Сбер) картасы 89046694321 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү