Татарстанда ипотека кредиты алучылар хезмәт хакларының 50 процентын айлык түләү өчен тота

Татарстан ипотека түләүләре буенча Россия төбәкләре рейтингында 40 нчы урныда тора, дип яза ria.ru. 2023 елда республикада ипотека буенча уртача хезмәт хакына карата айлык түләү 50,5 процент тәшкил иткән.

Шул ук вакытта татарстанлыларның уртача кредит срогы – 304 ай (25 елдан артык), ә уртача кредит күләме 3,9 миллион сум тәшкил итә.

Рейтингның лидеры булып уртача хезмәт хакына түләү нисбәте 25,5 процент булган Магадан өлкәсе, 26,2 һәм 26,6 процент булган Чукот һәм Ямал-Ненец автономияле округлары тора. Санкт-Петербург һәм Мәскәү Гомумроссия саннарына якын саннар белән 19 һәм 24 нче урыннарны били.


Фикер өстәү