Владимир Путин «Киләчәк уеннарына – 100 көн» чарасында катнашучыларны сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин «Киләчәк уеннарына – 100 көн» чарасында катнашучылырга видеомөрәҗәгать юллады.

“Спортның классик төрләрен һәм киберспортны берләштергән бу турнир Россиянең яңалыкка ачык булуын, шулай ук безгә хас үзенчәлекне һәм заманчалыкны берләштерә алуын тасвирлый. «Киләчәк уеннары» катнашучылары һәм кунаклар, Казанга килеп, үзләре үк күрә алачак. Без күптөрлелекне, шул исәптән спорттагысын да кадерлибез. Спорт ул – гаделлек, тигезлек һәм гуманлылык, илләр һәм халыклар арасындагы үзара аңлашуны ныгытучы символ. Барыгызны да шушы уникаль спорт бәйрәмендә катнашырга чакырам! Казанда очрашканга кадәр!», – диде Россия башлыгы.


Фикер өстәү