ДЦП диагнозлы игезәк улларын тәрбияләүче Динара: «Хәлебезгә керсәгез иде!»

Казанда яшәүче игезәк егетләр Артур белән Альбертка ярдәм кирәк. Әниләре Динара аларны 17 ел буена яннарыннан да китмичә тәрбияли. Малайларның икесендә дә бер үк язмыш: табиблар аларга ДЦП диагнозы куйган, икесе дә йөри алмый, икесендә дә берүк төрле сызлану.

– Улларымның гомер буе авыру булулары миңа бер сынаудыр инде. Икесе дә көн саен минем ярдәмемә мохтаҗ булгач, өченче баланы алып кайтуны уйламадык та, – ди 39 яшьлек Динара. – Сабыйларым тугач та, безне башка хастаханәгә җибәрделәр. Андагылар дөрес диагноз куймаган икән. Без инде аларга ышандык, биргән даруларын да эчерттек, алар кушканча дәваладык. Шулай итеп, баш миенә дә зыян килгән. Альберт авыр сөйләшә. Артур исә барысын да ачык итеп әйтә.

Игезәкләр бер-берсе өчен янып яши. Артур белән Альберт арасында да шундый мөнәсәбәт. Аеруча Артуры сыңарын ташламый. Егылса, торырга ярдәм итә, әнисе буш булмаганда, ашата да. Малайлар бик тиз үсә. Әтиләренә охшап, озын буйлы буласылар икән. Динара үзе кечкенә генә булса да, балаларын йөртер өчен көч таба әле. Дөрес, баштарак җиңелрәк булган. Бала арбасын бер-бер артлы тагып та йөргән ул. Хәзер инде инвалид арбасыннан башка булмый. Уллары кечкенә чакта гаилә бар булган акчасына аларны тернәкләндерү курсларына йөрткән. Бушлай дәвалауны да калдырмаганнар.

– Кечкенәрәк чакта хәйрия фондлары ярдәм иткәли иде. Бераз үсә төшкәч, алар да булыша алмады. Андый фондлар күбрәк кечкенәләргә ярдәм итә. Әле ярый, ирем эшли. Гаиләне алып бару – аның җилкәсендә. Улларымның пенсия акчалары да ярап куя. Мөмкинлекләре чикле булса да, гел каядыр барасылары килә аларның. Үземә охшаганнар, тик утыра белмиләр. Ә миңа йөртү кыен. Шулай булса да, җаен таптым, арбаларны тоташтыру өчен махсус җайланма сатып алдым, – ди Динара. –  Моңа кадәр кешедән акча сорарга ояла идем. Якыннарым булышты, улларымны карашырга әле дә каенанам ярдәм итә. Быел ипотекага фатир алдык. Эш урыныннан бирелгән бүлмәдә улларыбыз белән 16 ел яшәдек. Үзләренеке булсын, дидек. Инвалид балалар булса да, аларга бернинди ташлама юк.

Малайлар үскән саен, өянәкләре ешая икән. Әгәр вакытында дәваламасаң, сызланулар артырга да мөмкин. Хәтта сөякләре бөкрәеп, эчкә керү куркынычы бар. Әниләре әнә шуннан курка да инде. Улларының интегүләрен теләми.

– Үзем генә физик күнегүләрен дә ясата алмыйм, массаж да бик кирәк. Әле бит бөтен җирдә дә безнең кебекләрне кабул итәбез дип тормыйлар. Кайдадыр дәвалану бар, яшәү өчен фатир арендалап тору кирәк. Шуңа күрә без яшәп дәвалана торган үзәк таптык, – ди Динара. – Балаларымны дәвалар өчен, чит кешеләрдән ярдәм сорамыйча булдыра алмадым. Хәлебезгә керсәгез иде!

Динара Шамил кызы Мостафина исемендәге 2202 2009 6371 4819 номерлы Саклык банкы, 5536 9139 7657 7417 номерлы Тинькофф банкы карталары 89179071427 телефон номерына беркетелгән.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү