Өч игезәк – өч туган. «ВТ» журналисты берьюлы өч бала тапкан әниләр белән сөйләште

Өч игезәк. Өч тапкыр зуррак җаваплылык, шатлык һәм өмет. Мәшәкате дә өч тапкыр арта. «ВТ» журналисты берьюлы өч бала тапкан әниләр белән сөйләште. Алар бу вакыйганы, күктән төшкән бәхет, дип атый.

«Өченче бала сорадык – өчне бирделәр»

Балтач районының Куныр авылында яшәүче Гөлназ һәм Илнар Шакирҗановлар биш бала үстерә. Кызлары Нәзилә, уллары Ильяс янына тагын бер сабый – ир бала алып кайтырга теләгән алар. Бер бала урынына тупырдап торган өч малай туа.

– Без ирем белән – күпбалалы гаиләдә үскән кешеләр. Илнар еш кына, их, биш балаң булса иде, дип әйтергә ярата. Менә фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килү шул була инде ул, – ди Гөлназ. – Мин авырга узгач та, беренче УЗИны 8 атнадан ясадылар. Табиб: «Өчәү», – дигәч, телсез калдым. Әле ул тагын карый. «Тукта әле, Гөлназ, тагын юкмы икән?» – ди. «Шушы өчесе җитәр», – дигәнем истә. Ирем минем чыкканны машинада көтеп утыра иде. Мин аңа өч бармагымны күрсәттем. Ә ул аңламый тора. «Кабат сәгать өчтә киләсемени, бар кире кереп кара әле, Ильясны бакчадан аласыбыз да бар бит», – ди. Мин тагын өч бармагымны күрсәтәм. Авызны ачып сүз әйтерлек түгел идем. Ирем аңламый гына бит. Өч балабыз булачагын белгәч, ул да сүзсез калды. Игезәкләр табу – гадәти күренеш, өч бала исә безнең өчен бик зур вакыйга булды.

Гөлназның карынындагы малайлар ай үсәсен көн үсә. Дүрт айлык чакларында инде корсагы бала табарга җыенган хатын-кызныкы кадәр була. Табиблар да саклый үзен. Табарга ике ай кала Казанга җибәрәләр. Шөкер, малайлар сау-сәламәт туа. Өчесе дә тиешле гәүдә авырлыгын җыйган. Әниләренә Кесарь кисүе ясасалар да, малайлар, тууга ук, үзләре сулый, ашарга сорыйлар. Хәтта шәфкать туташлары да шакката. Алар ясап биргән катнашмалы шешәне куллары белән тотып имәләр. Табиблар аларны, яшәргә туган малайлар, дип атый. Гөлназ үзе бала табуны авыр кичерә. 7 көн дәвамында урыннан тора да алмый.

– Кечкенә чакларында авырлык сизелде инде, – дип искә ала хәзер. –  Өч бала табучыларга дәүләттән аерым ярдәм каралмаган. Декрет акчасын да ике балага гына түләделәр. Табиб УЗИ үткәргәндә, сумманы өчкә тапкырлап алалар иде юкса. Акчаның мәңге җитәсе юк аның, ә балаларыбызда – бар өмет. Аларның иманлы, тәрбияле, тәртипле булып үсүләрен телим. Улларыбызга Мөхәммәд, Ибраһим һәм Сөләйман исемнәрен куштык. Алар шулкадәр бердәм. Өчесе бергә бик тату үсәләр. Уеннары да күңелле. Әллә ниләр уйлап чыгаралар. Мин аларны, авылдагы бакча ябылмасын дип, 1 яшь тә 3 айлык вакытта ук бакчага бирдем. Тиз үстеләр улларым.  3 яшь ярым инде хәзер үзләренә. Бер генә теләк – балаларыбыз исән-сау булсын!

«Тагын табар идем!»

Баулы районының Хансөяр авылында яшәүче Алинә Таҗетдинованың игезәкләренә – өч ай гына әле. Дүрт яшьлек уллары Шамилгә иптәш алып кайтабыз дип, алар берьюлы өч кыз алып кайтканнар.

– Йөгем 12 атналык вакытта Әлмәттә УЗИ уздым. Табиб карады да: «Сезнең өч балагыз була», – диде. Миңа шунда шок булды. Табибтан иремә үзенең әйтүен сорадым. Миңа ышанмас, дидем. Аны яныма керттеләр. Ул, экранга карап, тик утырды. Ул көнне Әлмәттә йөрисе җирләребез дә күп иде. Өч балагыз буласын ишетү әллә нишләтте. Тизрәк өйгә кайтып киттек, – дип искә ала Алинә.

Ире үзе дә игезәк сыңары булгач, алар ике балага әзер булалар. Ә менә өчкә – юк.

– Әкренләп ияләштек без.  Үзем дә – биш балалы гаиләдә үскән кеше бит мин, – ди Алинә. – Җиңел күтәрдем. Корсак кына тиз үсте. Шуңа күрә табиблар вакытыннан алдарак таптырды. Кызларым 4 октябрьдә генә туарга тиешләр иде. 25 августта аларны ярып алдылар. Беренче кызым – 2,2 кг, икенчесе – 1,9 кг, өченчесе 2 кг булып туды. Җитлеккәннәр иде инде. Әкренләп балаларны карарга да өйрәндем. Кызларым бик акыллы, чиратлашып кына елыйлар. Берсен юатканда, икенче сабыр итеп тора. Өчесен дә имезәм. Улым Шамил дә булыша әле миңа. Кечкенә булса да, яннарында йөгереп кенә йөри. Эштән кайткач, ирем дә ярдәм итә. Бергәләп бәхет төенчекләрен үстерәбез инде. Мин балаларны бик яратам. Тагын табар идем әле.

Ире тагын бер малай булуын тели икән. Алинә каршы түгел. «Бер урынына тагын өчне бирсәләр дә, алып кайтачакмын», – ди.

«Өчесе өч төрле»

Питрәчтә яшәүче Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә туып-үскән өч егет – Илсур, Илнар, Илнур Мәскәүдә табиб булып эшлиләр. Өйләнергә өч игезәк эзләүләре турында без язган идек инде.

– Өч улым да йөзгә-биткә бик охшаш. Кешеләр бутый аларны, без аерабыз. Тик менә холыклары гына бер-берсеннән аерыла. Өчесе – өч кеше инде, – ди әниләре Светлана. – Әмма алар гел бергә. Бер-берләрен тулыландырып торалар. Берсе лидер булырга ярата, икенчесе сабыр, өченчесе кызурак. Теләкләре – гаилә кору. Әмма иртәдән кичкә кадәр эшләгәч, кызлар белән таныша алмыйлар. Шулай да күңелне дә юатып куялар, бер елдан өчебез дә өйләнәбез, диләр.

Белгеч сүзе

Галия Гыймадиева, психолог:

– Карында да бергә булгач, игезәкләр үзара бик бәйләнгән була. Тагын шул ягы да бар: алар һәрвакыт янәшәдә таяныр кеше булганны белеп яши. Әмма әти-әниләр аларның өчесенә бер кеше итеп түгел, һәркайсына аерым шәхес итеп карасын иде. 2–3 яшьләргә кадәр пардан киендерү ярый. Әмма балада «мин», «минеке» дигән холык барлыкка килгәч, аларга сайлау мөмкинлеге бирергә киңәш итәм. Төрледән-төрле түгәрәкләргә йөртергә, һәркайсының сәләтен ачарга кирәк. Кабатлап әйтәм: игезәк балалар бик дус була. Ә инде берьюлы күп бала алып кайтырга җыенган әти-әниләр моңа алдан ук әзер торырга тиеш. Бөтен эшне планлаштырып куярга, якыннардан, туганнардан ярдәм сорарга кирәк. Яныгызда ун ярдәмчегез әзер торсын.

Әлфия Гарипова, акушер-гинеколог:

– Карында берничә яралгы йөртү хатын-кыз өчен җиңел әйбер түгел. Мондый сабыйлар кайбер очракта авыру да туа. Балаларда баш мие ялкынсыну да күзәтелә. Хатын-кызның сәламәтлеге дә какшарга мөмкин. Күбрәк йөрәк-кан тамырлары системасына зыян килә. Зурайган саен, сабыйларның авырлыгы кан тамырларына зыян сала. 20 атнадан соң бу балаларның төшү яки вакытыннан алда туу куркынычы була. Шуңа күрә һәрдаим табибка күренеп тору, гәүдә авырлыгын контрольдә тоту мәҗбүри. 28 атнадан башлап балаларның йөрәк тибешен тикшертеп торырга кирәк.

Бу – кызык!

 Хатын-кызда 200 циклга бер тапкыр берничә күкәй күзәнәк өлгерә һәм игезәкләр яралу мөмкинлеге барлыкка килә. Моннан тыш, игезәкләр туу бер күкәй күзәнәкнең бүленүе нәтиҗәсендә булырга мөмкин.

ЭКО вакытында игезәкләр туу ихтималы арта, чөнки балага узу ихтималын арттыру өчен, берьюлы ике эмбрион кертелә, аерым очракларда 3 булырга мөмкин.

Игезәкләр 80 очракка бер тапкыр, ә өч игезәк 8000 очракка бер тапкыр күзәтелә. Ә менә берьюлы 6 бала табу очрагы 4,4 миллионга бер тапкыр очрый икән.

1971 елда АКШта беренче тапкыр 11 бала туу теркәлгән. Икенче очрак 1977 елда Бангладешта булган. Ике очракта да балалар яшәп китә алмаган.

10 бала табу очраклары 1924 елда Испаниядә, 1936 елда Бразилиядә теркәлгән. 2009 елда АКШта  бер ханым  8 игезәк таба. 2008 елда Мисырда бер фермер хатыны 7 бала таба, аларның барысы да исән-сау кала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү