Татарстан Дәүләт Советында “Ватаным Татарстан” газетасына язылдылар

Бүген Дәүләт Советында узган “Язылу бүләк ит” акциясе узды. Парламент депутатлары, сәясәт эшлеклеләре, түрәләр “Ватаным Татарстан” газетасына язылды.

Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан Яңа гасыр” телерадикомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов “Ватаным Татарстан”нан тыш, тагын берничә басманы сайлады. Безнең газетаны Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова белән Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев та укып барачак.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да берьюлы берничә басмага язылды. Аларның кайберләрен үз өенә, кайсыларын туганнарына бүләк итте һәм Балык Бистәсе районының Биектау авылында урнашкан башлангыч мәктәп коллективын да сөендерде. Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец исә “Ватаным Татарстан”ның татарның төп басмасы икәнен әйтеп, Арча районында урнашкан картлар йортын газетабызга яздырды. «Мин үзем татарча укый белмим әле. Әмма мин яздырган газетаны башкалар укып сөенүенә шатмын», – диде ул.


Фикер өстәү