Татарстанда “Нива” машинасын йөртүче пенсионерны бәрдереп авария урыныннан качып киткән

Бу хәлне шундагы видеокүзәтү камералары төшереп алган.

Сарман районы Җәлил бистәсендә “Нива” машинасы юл читенә чыгып, бер әбине бәрдергән һәм янәшәдәге баганага килеп бәрелгән. Боларны видеокүзәтү камералары төшереп алган.

Видеодан күренгәнчә, өлкән яшьтәге хатын-кыз юл читеннән тыныч кына барганда, өстенә кинәт кенә машина килеп менә.

Социаль челтәрләрдә язуларынча, бу хәлне күреп алучылар әбигә аңына килергә ярдәм иткән. Машина йөртүче авария урыннан качып киткән


Фикер өстәү