Татарстанда машина йөртүче бер пенсионерны, кар өеме дип белеп, ике тапкыр таптаткан

Яшел Үзәндә бер ир внедорожникта юлда торган пенсионер хатын-кызны ике тапкыр таптаткан.

Социаль челтәрләрдә таралган видеодан күренгәнчә, хатын-кыз машина янында тора. Шофер башта 77 яшьлек пенсионерны машинасы белән артка чигенеп бәрдергән. Аннары машинасы белән алга барып, кабат артка чигенгән һәм аның өстенә икенче тапкып менгән.

Көчле кар яву сәбәпле, ир-ат машинасын начар йөри дип уйлап, чыгып карыйсы урынга, газга гына баскан. Хатын-кызны машинаның төбе белән «эләктереп» барган.

Бәхеткә, пенсионер исән, аның бот сөягенә һәм тезенә зыян килгән. Аны район хастаханәсенә озатканнар.

 


Фикер өстәү