Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга тәкъдим иткән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә эш хакын арттырырга кирәклеге турында белдергән.

Ул Дәүләт Советы һәм Дума депутатларына әлеге тәкъдим буенча эш алып бару зарурилыгын әйткән. Президент бу хакта Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә сүз кузгаткан.

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин узган елгы эш нәтиҗәләре буенча чыгышында бүген ведомствода хезмәткәрләр җитмәвен (ким дигәндә 12 процент) искәрткән. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне игътибарсыз калдырмаган: МВД хезмәткәрләренең эш хакын күтәрергә тәкъдим иткән.


Фикер өстәү