Татарстан эчке эшләр министры отставкага китте

Бүген иртән Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре җитәкчеләренең Яңа ел алды җыелышында ведомство җитәкчесе Артем Хохорин отставкага китүе турында рапорт бирүен игълан итте.

«Татар-информ» Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә рәсми комментарий сорап мөрәҗәгать итте. Ведомство мәгълүматы буенча, 2024 елның 1 гыйнварыннан Артем Хохорин отпускка китә. Министр вазифасын вакытлыча башкаручы итеп аның беренче урынбасары Алексей Соколов билгеләнде.

Агентлыкка билгеле булганча, Хохоринның ялы тәмамланыр алдыннан аның министр вазифасыннан китүе турында рәсми мәгълүмат чыгачак.

  • Артем Хохорин 1970 елның 30 июлендә Казанда туа. Ул 1987 елда Казан шәһәренең 131нче физика-математика мәктәбен, 1999 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Юридик институтын тәмамлый. Эчке эшләр органнарында 1993 елдан бирле хезмәт итә. Хохорин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгын 2012 елның язында җитәкләде.


Фикер өстәү